17 октябрь 2019 яңалыклары

  • 17 октябрь 2019 - 17:16
    «ДЕРЖАВИН УКУЛАРЫ»н ЮБИЛЕЙ ЕЛЫНДА НИ КӨТӘ?
    17-19 октябрь аралыгында Казанда «Державин укулары» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Ул быел ике юбилеен уздыра: әгәр конференция үзе 15нче тапкыр үткәрелсә, Казанда ул бишенче ел рәттән оештырыла.
    1494
    0
    0
  • 17 октябрь 2019 - 15:56
    РӘССАМНАН – ТАБИБКА
    Инстаграмы аның турында «иҗади медик» дип сөйли, дуслары аның тиз диагноз куячагын белә, рәсемнәре аның белемгә тартылуын, биюләре - хискә бирелүчәнлеген күрсәтә. Ә үзе турында Сабина нәрсә әйтә ала? Беренче курсстуденткасы белән ике параллель - медицина һәм иҗат турында сөйләштек.
    4478
    0
    4
  • 17 октябрь 2019 - 14:14
    ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕНӘ – 8 МИЛЛИОН СУМ!
    Акчаны көрәп кенә кенә алып булса, ничек шәп булыр иде бит, әйеме? Тик түшәмгә төкереп кенә ятып булмый, үз көчеңне, тырышлыгыңны эшкә җигәргә кирәк. Әнә, республикабызның актив яшьләре кебек. Алар Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның (Росмолодежь) бөтенроссия конкурсында 8 миллион сум отуга ирешкән.
    1350
    0
    0
  • 17 октябрь 2019 - 12:44
    ЯШЬ ТИРӘК
    – Сез – Джульетта,– диде. Кыз иркенләп көлеп җибәрде. – Ә сез, алайса, Ромео буласызмы? Сәгыйть шаярып ниләр генә димәсен, кыз да, үз итеп, елмаючан күзләрен уйнатып, шундый ук шуклык белән җавап кайтара торды. Сүз әйткән саен, аның аксыл чәч толымындагы ике күбәләк – ак бантлары – күңелгә җиңеллек өстәп очарга талпынгандай итә иде. Сәгыйтькә әле беркайчан да, бер кызның да болай ягымлы, үз итеп эндәшкәне дә юк иде.
    985
    0
    8
  • 17 октябрь 2019 - 12:08
    ПУТИН СЫЙНЫФ ҖИТӘКЧЕЛӘРЕН МОТИВАЦИЯЛӘҮ БУЕНЧА ПРОГРАММА ӘЗЕРЛӘРГӘ КУШКАН
    Россия Хөкүмәте мәктәпләрдә тәрбия эшләренең нәтиҗәлелеген һәм урта мәктәп укучыларының социализация дәрәҗәсен арттыру өчен сыйныф җитәкчеләрен мотивацияләү буенча программа тәкъдим итәчәк. 
    1341
    0
    0
  • 17 октябрь 2019 - 10:47
    «ҖИҢҮ ВОЛОНТЕРЛАРЫ – 75НЧЕ АДЫМ»
    Татарстанда «Җиңү волонтерлары – 75нче адым» йомгаклау белем бирү форумы башланды. Әлеге сменага республика районнарыннан 16-30 яшьлек 130 кеше килгән.
    1129
    0
    1
Шәп укыла
  • 30 июль 2020 - 14:54
    КОЕ Кечерәк вакытында ерак әбисе аңа кое турында бер кызганыч хәл турында сөйләгән иде. Әбисе алардан җиде чакрым ераклыктагы авылда яши. Ерак әби исеме дә шуннан алынган. Имеш, кечкенә ятимә кызны үги әнисе кояш баегач коега суга җибәрә. Кайтмыйча озак тора кыз. Үги әни үз кызын кочаклап йоклап китә. Иртән таң суы алырга коега килгән апайлар су өстендә нәни баланың үле гәүдәсенә тап булалар. Шуннан соң бу коедан беркем дә су алмый. Үткән-киткән аннан әлләнинди ят авазлар килгәнен дә ишеткәләгән.
    1830
    0
    14
  • 6 август 2020 - 09:16
    ҖИР АСТЫНДАГЫ ЯЗМЫШЛАР — Әнкәй юк инде... Күптән юк. Мин бит детдом баласы. Әткәйне соң гына эзләп таптым. Эзләмәс тә, тапмас та идем. Әнкәй өчен үч аласым килде. Ул бит әнкәйне тереләй кабергә керткән, аңа көн күрсәтмәгән... Кыйналып, изелеп яшәгән-яшәгән дә, бердәнбер көнне газизен, биш яшьлек малаен калдырып, бакый дөньяга күчеп киткән. Мин эзләп тапканда әткәй бик бетеренгән иде. Үлем чигенә җиткән иде. Ә минем, укуны бетереп, аякка ныклап баскан чагым. Акыл керә башлаган чак... Ә бит мин, детдомда чакта, аны табып дөмектерергә антлар эчкән идем. Бармагымны кисеп агызган җылы канымны кабып сүз бирдем. Хәнҗәр әзерләдем.
    1180
    0
    5
  • 19 июль 2020 - 02:17
    ТӨССЕЗ ДӨНЬЯ Шулай үз дөньяма чумып, автобус тукталышына җиткәндә, бер егеткә килеп төртелдем. Колагымдагы наушниклар җиргә төшеп киттеләр. Аларны алырга үрелгәндә, егетнең агач шикелле басып торуын күреп: – Күзең күрмиме әллә? – дип сукрандым. Эчемнән шушы сүзләр өчен үз-үземне сүксәм дә, уйларымнан нәүмизләнеп, кәефем кырылган чак иде. – Күрмим, – диде егет тыныч кына.
    1087
    0
    11

Блоглар