Логотип Идель
Шәхес

РӘССАМНАН – ТАБИБКА

Инстаграмы аның турында «иҗади медик» дип сөйли, дуслары аның тиз диагноз куячагын белә, рәсемнәре аның белемгә тартылуын, биюләре - хискә бирелүчәнлеген күрсәтә. Ә үзе турында Сабина нәрсә әйтә ала? Беренче курс студенткасы белән ике параллель - медицина һәм иҗат турында сөйләштек.

Исеме: Сабина Рәҗәпова

Туган җире: Уфа

Укый: КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтында

Вконтактеда: @_alatary_

Кем ул Сабина?

Сабина Рәҗәпова мәктәпне кызыл аттестат белән тәмамлый. Чыгарылыш сыйныфта нинди имтиханнар бар - шуларның барысын да бирергә әзер иде ул. «Универсал булуның кыен чагы нәкъ шунда», ди кыз. 18 яшьтә рәссам белгечлегеннән документларын алып, ул медицина көллиятенә китә. 19 яшендә Казан Федераль университетына укырга керә. «11нче класстан көллияткә китүне күп кеше аңламый калды. Әмма миңа бу этап алыштыргысыз тәҗрибә бүләк итте», ди соңгы елы турында Сабина.

«Син уку йортына көллияттән килгән кеше буларак, нинди кызык әйберләргә тап булдың?», дим Сабинага. Ул исә беренче курсларның гадәттән тыш борчылуына игътибар иткән. «Укучылар мәктәптән үк дулкынланырга һәм укытучыдан куркырга өйрәнгән. Ә монда «препод»лар үзләре колач җәеп каршы алалар. Студентларга, әлбәттә, укырга туры килә. Стресс хәлләр турында мин дә блогыма еш язам. Булачак студентлар, укыгыз!» - дип җавап кайтарды ул.

Латин теле берләштерде

«Медицина факультетында чит ил студентлары белән ничек аралашасың?», соравына Сабина Универсиада авылында булган хәлне сөйли. «Күршеләрем чит илдән килгәннәр. Берсе умыртка сөягенең русча атамасын белми иде. Ничек аңлаштык, дип сорыйсызмы? Безне латин теле берләштерде!» - дип көлештек без интервью вакытында.
«Күпләрне киләчәктә мин кайсы табиб булырмын, дигән сорау кызыксындыра. Неврология өлкәсен якын күрәм. Клиникада эшләргә хыялланам. Киләчәктә авыруга берничә терелү юлларын тәкъдим итәсе килә. Теләгем – үз эшемнең остасы булу».

Булачак студентларга лайфхак:
Халаттан скелетка кадәр: медицина кирәк-яракларын Казандагы Бутлеров урамы, 31 нче йорт адресы буенча «МедКнига» кибетеннән алып була.

КФУ VS КДМУ

«Уку мәйданын мин КДМУ һәм КФУ арасында сайладым», - дип дәвам итә җирән чәчле кыз. «Соңгысына өстенлек бирдем. Сәбәбе - КФУ студентларның һәм укытучыларның күпкырлы шәхес булуы». Иҗади кеше бар җирдә иҗади кешегә тартыла, дип нәтиҗә ясыйм. Сабина минем уйларымны укыган сыман, медицина көллияте белән чагыштыра башлый. «Анда укыган бер елым медицина турындагы сөйләшүләр белән үтте. Ә КФУда төрле белгечлектәге студентлар шулкадәр күпкырлы ки, алар белән төрле темаларны яктыртып була. Иң мөһиме – алар үзен күрсәтергә курыкмый!» - дип сөенә ул.

Иҗади медик

Сабина Казанда инде бер ай яши. Аның тормышында нәрсә үзгәрде микән? Сүзне Сабинага бирәм. "Беләсеңме, мин Казанга килгәч, шулкадәр күп мөмкинлекләр ачылды. Һәр студент бу халәткә керәдер инде. Казанга килмәгән һәм синең белән танышмаган булсам, интервью да гамәлгә ашмас иде! Тагын мин шуны аңладым: сәнгать белән фәнне, күңел ачуны уку белән бергә алып була икән», - дип башлады студент кыз.
Соңрак менә нәрсә ачыкланды: Сабина Рәҗәпова чып-чын аудиторияле блогер! Инстаграмда үзенең «Иҗади медик» блогын алып бара ул. Гадәттә, кеше проблемалары турында медик күзлегеннән язса да, бу эшкә эстетик яктан килә. Барысына кызның иҗади холкы «гаепле» һәм ул рәсем белән генә чикләнми. Гитара, инглиз теленә тагын бию дә кушыла. «Дәресләрдән арып кайткач мин психланам да бии башлыйм! Бию нәрсә белән яхшы? Анда син бар эмоцияләреңне чыгара, үзеңне күрсәтә аласың», дип җанланып сөйләде әңгәмәдәшем.

Нәтиҗәне шул ук Сабина Рәҗәпова үрнәгендә ясыйм. Иҗади һәм логик эшчәнлекне үзенә берләштергән кызга җиңел дә, авыр да туры килә. Иң мөһиме – андый кешеләр бар, алар акыллырак һәм кызыграк, аларга игьтибарлы булырга кирәк.

Резидә ӘЛМИЕВА

Теги: ШӘХЕС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев