Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕНӘ – 8 МИЛЛИОН СУМ!

Акчаны көрәп кенә кенә алып булса, ничек шәп булыр иде бит, әйеме? Тик түшәмгә төкереп кенә ятып булмый, үз көчеңне, тырышлыгыңны эшкә җигәргә кирәк. Әнә, республикабызның актив яшьләре кебек. Алар Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның (Росмолодежь) бөтенроссия конкурсында 8 миллион сум отуга ирешкән.

Шушы көннәрдә Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкта физик затлар һәм яшьләр белем бирү дүрт форумы арасында уздырылган бәйгегә йомгак ясалды. Экспертлар бәяләве буенча Россиянең 375 проекты 179 480 200 сум күләмендә грант алуга ирешәчәк. Шуларның 8 100 000  сумы Татарстаннан булган 15 яшьләр проектына юнәлтеләчәк.

Әлеге бәйгедә Россиянең 84 төбәгеннән яшьләр катнашкан. Грантларны җиңгән төбәкләр арасында Идел буе федераль округы арасында Татарстан беренче урынны алып тора. Ә Россия төбәкләре арасында, Мәскәүдән (58 грант) һәм Мәскәү өлкәсеннән кала (18 грант), өченче урынны яулый.

Грант конкурсы җиңүчеләре:

– Мансур Әхмәтшин (“Фәннәр” фәнни-популяр журналистика мәктәбе) – 400 000 сум;

– Алсу Бикмөхәммәтова («Level Up» социаль эшмәкәрлек форумы) – 700 000 сум;

– Венера Галимова ( «Площадь свободы» заманча хореография фестивале) – 500 000  сум;

– Ольга Грахова («Желтые обои» өлкән кешеләргә ярдәм күрсәтү проекты) - 800 000 сум;

– Борис Гурулев (Профориентация хакатоны) – 200 000 сум;

– Анна Еремеева («NextStep» лидерлык мәктәбе) – 700 000 сум;

– Роман Маркин («Стальная Гвардия» проекты) – 450 000 сум;

– Руслан Матурин («Город мира» яшьләр проекты) –  150 000 сум;

– Роман Окашин ( «Территория возможностей» YouTube каналы) – 700 000 сум;

– Виктория Свищева (URAM яшьләр массакүләм мәгълүмат чарасы) – 500 000 сум;

– Илья Смирнов (Soft Skills фестивале) – 600 000 сум; 

– Айгөл Хәсәнова («Острова» фестивале) – 700 000 сум;

– Аида Хафизова («Театр Победы» проекты) – 550 000 сум;

– Камилә Шакирҗанова («Клиника медицинского права» белем бирү проекты) – 450 000 сум;

– Мария Юматова («Profit» практикумы) – 700 000 сум.

Бәйгегә гаризалар “Россия яшьләре” автоматлаштырылган мәгълүмати системада (https://myrosmol.ru/) 9 номинация буенча кабул ителгән: “Студент инициативалары”, “Ирекле булышчылык”, “Социаль лифтларны үстерү”, “Иҗади яшьләр инициативалары”, “Патриотик тәрбия”, “Спорт, сәламәт яшәү рәвеше, туризм”, “Яшьләр мохитендә тискәре чагылышлар профилактикасы һәм милләтара хезмәттәшлек”, “Гаилә кыйммәтләрен ныгыту”, “Яшьләр медиасы”.

Конкурска иң күп гаризалар “Социаль лифтларны үстерү”, “Спорт, сәламәт яшәү рәвеше, туризм”, “Иҗади яшьләр инициативалары” номинацияләренә тапшырылган булган.

Мисал өчен, Ольга Грахованың җиңеп чыккан «Желтые обои» проекты авыр тормыш шартларында калган ялгыз карт-карчыкларга ярдәм итүгә юнәлтелгән ирекле булышчылар үзәкләрен булдыруга бәйле. Алдан проектның һәрбер катнашучысы өчен, өлкән кешенең психологик халәте, кызыксынуларыннан чыгып, шәхси программа төзелә. «Желтые обои» программасы фатир яки бүлмәгә ремонт ясауны (дивраларны буяу, обойлар ябыштыру, линолеум җәю, түшәм тарттыру, яңа җиһаз сатып алу) күздә тота ала. Ремонт вакытында проект катнашучысы үз фатирында була яки волонтер белән урамда саф һава сулый.

Роман Окашин «Территория возможностей» YouTube каналын булдырырга тәкъдим иткән. Аның ярдәмендә яшьләргә гади һәм аңлаешлы телдә дәүләт тарафыннан булган мөмкинлекләр турында сөйләргә җыена. Ел саен Россия һәм Татарстанда грант ярдәмен күздә тоткан 50 конкурс уздырыла. Ләкин аларның 70 процент катнашучысы – берүк кешеләр – иҗтимагый оешма активистлары. Күп яшьләр, әлеге проектларны белмәү сәбәпле, аларда катнашмый.

фото Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре Министрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев