30 сентябрь 2019 яңалыклары
-
30 сентябрь 2019 - 16:39КИЧЕР МИНЕ, УКЫТУЧЫМ...Бу «балалар» үз вакытында укытучыларга җитәрлек мәшәкать тудырган. Дәресләрне 5 кенә минутка тоткарлар өчен, көннәр, сәгатьләр буе план корган. Ә кемдер дәрескә барып та тормаган. Соңыннан тотылып, дисциплина өчен шелтәләр алган. Ә бүген алар – танылган артистлар, мәктәпләрен, укытучыларын зур хөрмәт һәм сагыну белән искә алалар.
-
30 сентябрь 2019 - 15:29ТАТАРСТАН ТУРИСТЛАРНЫҢ ИҢ ЯРАТКАН 10 УРЫН ИСЕМЛЕГЕНӘ КЕРГӘНЧит ил туристлары җәй айларында, иң беренче чиратта, Мәсскәү һәм Санкт Петербург белән кызыксына икән. Татарстан исә, туристларның иң яраткан урыннары исемлегендә 8нче урында тора.
-
30 сентябрь 2019 - 15:15ТАТАРСТАНГА АНОМАЛЬ ҖЫЛЫЛЫК КИЛӘ...Узган атна татарстанлыларны ноябрь салкыннары белән сынаса, бу атнада исә һава торышы безгә бүләк әзерләгән, ахрысы. Белгечләр киләсе җиде көнгә республикада аномаль җылылык урнашачак, дип ассызыклый.
-
30 сентябрь 2019 - 14:19КӨЗ КӨНЕ МОҢСУЛАНМАС ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?Көзне сагыш, моң, хәлсезлек белән чагыштыралар. Белгечләр әйтүенчә, көзге депрессиягә күп очракта эшсезлектән интеккән кешеләр бирешә икән. Тормышының һәр минутында ни белән дә булса мәшгуль булган кешенең моңсуланып утырырга вакыты кала димени?! Һәм бу тышта елның кайсы ел фасылы булуына бәйле түгел. Әйдәгез, без дә кул кушырып утырмыйк. Көз айларында моңсуланмас өчен нишләргә? Хәзер беләбез!
-
30 сентябрь 2019 - 14:16ӘТИ«Исәнме, әтием! Сиңа хатны улың Ринат яза. Әти, бүген миңа тугыз яшь тулды. Беркем дә котламады. Миннән өч яшькә олырак Рушания: «Ринатның туган көне!» – дип, барысына әйтеп йөрсә дә, берәү дә миңа бүләк бирмәде. Бары Рамил генә кулымны кысты. Ә калганнар, авырттырып, колагымны тарттылар. Мин елап җибәргәч, бөтенесе дә көлде. Әти, син янымда булсаң, алар мине кыйнамаслар иде. Коля да, Илшат та «Мәскәү күрсәтәбез» дип колактан кысып күтәрмәсләр иде. Тәрбияче апалар да «Бандит!» дип рәнҗетмәсләр иде. Әти, алдагы ике хатыма җавап бирмәдең: тизрәк кил инде, сагындым бит. Ә аннары, әти, миңа уенчык автомат алып кил әле. Бинокль, фонарь, кызыл уты еракка сала торган лазер да кирәк.
-
30 сентябрь 2019 - 12:33ИСЕМЕҢ МАТУР, КЕМНӘР КУЙГАН?Өйләнешүчеләр – яңа тормыш коручылар турындагы соңгы мәгълүматларга күз салсагыз, Татарстандагы һәр дүртенче гаиләнең ике милләт вәкиле союзы икәнен күрә аласыз. Бүгенге исемнәр төрлелеге дә шуннан килә, күрәсең. Ел саен әти-әниләр тарафыннан 4500 тирәсе исем кушыла, шуның 1200е - уникаль.
-
30 сентябрь 2019 - 11:55ТҮБӘН КАМАДА АРЗАН БЛЕНДЕР ӨЧЕН ТАЛАШ (ВИДЕО)Түбән Камадагы "Галамарт" кибетендә 29нчы сентябрь көнне арзан бәядән (199 сум) блендерлар сатканнар. "Халява" яратучылар монда да читтә калмаган, тыныч кына чират торып аласы урынга, кешеләр бер-берсен этә төртә, кибетчеләргә селкенергә ирек бирмичә, кибет киштәсенә ябырылганнар. Кибетчеләр, нишләргә белмәгәч, блендерларны халык өеменә ата башлыйлар.
-
30 сентябрь 2019 - 11:48"БЕЗНЕҢ ИШЕГАЛДЫ ХАТИРӘЛӘРЕ": ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ КУНАККА ЧАКЫРА1 нче октябрь – Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, 18:00 сәгатьтә, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры олы буын вәкилләренә бәйрәм бүләге – “Безнең ишегалды хатирәләре” дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша тәкъдим итәчәк.
-
30 сентябрь 2019 - 10:46СӨТ РИЗЫКЛАРЫНА БӘЯЛӘР АРТАСөт һәм сөттән җитештерелгән продуктларга бәяләр ноябрьдән 10%ка артырга мөмкин. Сәбәбе икәү, беренчедән, көз азагында әзер сөт продуктларына электрон ветеринар сертификациясе кертеләчәк.
Шәп укыла
-
6 февраль 2021 - 10:39ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
-
10 февраль 2021 - 15:156 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
-
26 февраль 2021 - 15:31
-
18 февраль 2021 - 16:57
-
10 февраль 2021 - 11:50
-
9 февраль 2021 - 14:48