ТАТАРСТАНГА АНОМАЛЬ ҖЫЛЫЛЫК КИЛӘ...
Узган атна татарстанлыларны ноябрь салкыннары белән сынаса, бу атнада исә һава торышы безгә бүләк әзерләгән, ахрысы. Белгечләр киләсе җиде көнгә республикада аномаль җылылык урнашачак, дип ассызыклый.
Бу турыда КФУның метеорология, атмосфера климатология һәм экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев хәбәр иткән.
Бу атнада Татарстан зур Скандинавия циклоны тәэсиренә эләгәчәк. Көньяк-көнбатыш һәм көньяк агымнар Атлантикадан җылылык килүгә китерәчәк. Шуңа күрә көндез дә, төнлә дә җылы булачак. Аның каравы, көн саен яңгыр явуы ихтимал, - дип ассызыклаган белгеч “Татар-информ” агентлыгына.
Бактың исә, октябрь башында температура гадәттә 7-8 градус җылы була икән. Тик быел исә ул 5-6 градуска югарырак булачак. Ягъни һава температурасы 15-16 градуска кадәр җитәргә мөмкин.4 октябрь көнне 18 градус җылы булуы да ихтимал.
Якшәмбе исә көннәр янәдән салкынайта башлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев