СӨТ РИЗЫКЛАРЫНА БӘЯЛӘР АРТА
Сөт һәм сөттән җитештерелгән продуктларга бәяләр ноябрьдән 10%ка артырга мөмкин. Сәбәбе исә берничә: беренчедән, көз азагында әзер сөт продуктларына электрон ветеринар сертификациясе кертеләчәк.
Икенче сәбәп җәйдән җитештерү һәм сату нокталарында сөт продукцияләренә маркировкалар куя башлау белән белән бәйле. Әлеге ике экспериментның берьюлы башлануы эшкуарларга өстәмә чыгымнар барлыкка килүгә илтәчәк. Шуңа бәйле төстә, халык кибетләрдә сөт ризыкларына бәяләр артуы белән очрашырга мөмкин.
Беренче эксперимент сөт продукцияләренә электрон ветеринар сертификация кертелү белән бәйле. 1нче июльдә әлеге тикшерү сыр, май һәм эремчеккә генә кагылган булса, хәзер исә бу исемлеккә сөт, һәм туңдырмалар да керәчәк. Әлеге төр товарларга мәҗбүри рәвештә ветеринар сертификациясе тапшырылачак һәм әлеге система сөт товарларының җитештерүчедән кибет киштәләренә кадәрге юлын күзәтергә ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 августа 2026 - 15:59
ДИДЖЕЙ-СЕТ, ПОДКАСТ СТУДИЯСЕ ҺӘМ СВОП-МАРКЕТ: КАЗАНДА «СИН» КОНТЕНТ-ВЕЧЕРИНКАСЫ УЗАЧАК
-
25 августа 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
-
24 августа 2026 - 14:32
«ТАТАР КЫЗЫ» ХАЛЫКАРА БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ ТӨРЕКМӘНСТАНДА УЗАЧАК
-
24 августа 2026 - 10:53
ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ 9-11 НЧЕ СЫЙНЫФЛАРДА ГЫНА УКЫТЫЛАЧАК
Нет комментариев