10 сентябрь 2019 яңалыклары

  • 10 сентябрь 2019 - 16:48
    ҮЧ ХӘТЕРЕ
    Мансур быел мунчасын яңартырга булды. Ун ел аз вакыт түгел. Әнә — мунча бурасының аскы ниргәләре тәмам череп, көпшәкләнеп беткән. Түбәсеннән дә үтә. Миче бозылган, идәне тузган, ләүкәсе кыйшайган...
    1651
    0
    2
  • 10 сентябрь 2019 - 15:56
    МАЛЫЙ ТЕАТР КАЗАНДА: КҮРМИ КАЛМА!
    Алар журналистлар белән очрашуга да “Әссәләмәгаләйкүм!”, дип керә, Казанга мәдхия укый һәм Камал театры белән дус булу белән бик горурлана. Бу – Мәскәүнең Малый театр артистлары. Бүгеннән, ягъни 10 сентябрьдән, Казанда бу театрның гастрольләре башлана.
    282
    0
    0
  • 10 сентябрь 2019 - 15:48
    2020нче ЕЛДА БДИ, ТДИ: КАЙЧАН ҺӘМ НИЧЕК УЗАЧАК?
    2020 елда БДИ (ЕГЭ) һәм ТДИ (ОГЭ) 3 этаптан торачак: вакытыннан алда тапшырыла торган (досрочный), төп (основной) һәм өстәмә (дополнительный).
    398
    0
    0
  • 10 сентябрь 2019 - 15:08
    "АЛМАЛЫ БОЛЫТЛАР" РЕЦЕПТЫ
    Алмаларыгыз бетмәгәндер бит әле дуслар, ягез, бу искиткеч тәмле татлы ризыкны пешереп карагыз әле!
    416
    0
    1
  • 10 сентябрь 2019 - 13:56
    КУКУРУЗ БАСУЫНДА МОГҖИЗА ЯСАГАН ДАМИР ЙОСЫПОВ "ВЕЧЕРНИЙ УРГАНТ"та КУНАКТА
    Август уртасында, көтелмәгән хәл килеп чыгу сәбәпле, самолетны кукуруз басуына төшергән Урал Авиалинияләре пилоты Дамир Йосыпов "Вечерний Ургант" тапшыруында катнашкан. 
    264
    0
    1
  • 10 сентябрь 2019 - 11:32
    МИЛЛИОН ДИЗЛАЙК: ТИМАТИ ҺӘМ ГУФНЫ ОЯТКА КАЛДЫРГАН КЛИП
    Тимати һәм Гуфның сайлаулар алдыннан чыгарылган "Моя Москва" җырына клип Россия ютубы өчен рекорд – 1 миллион дизлайк җыйган. 
    279
    0
    0
  • 10 сентябрь 2019 - 11:26
    ТРАНСПОРТ БӘЯСЕ ТАГЫН АРТА...
    Казанда җәмәгать транспортында йөрү өчен түләү бәясе янәдән артырга тора. Ул 31 сумга кадәр җитәргә мөмкин.  Бу турыда «Байлык № 3» (11 һәм 43нче автобуслар) җәмгыятен гамәлгә куючы Руслан Йосыпов хәбәр итә.
    270
    0
    0
  • 10 сентябрь 2019 - 11:02
    КӨНДӘШЛӘР
    Бокс буенча республика чемпионатында беренчелекне яулап кайткан көне иде. Мәктәпкә шатлык канатларында очып барды, чөнки бер атна эчендә Миләүшәсен үлеп сагынды. Гел шулай, кая да булса ярышларга китсә, ул аны бер гасырга аерылышкандай юксына башлый. Ә бергә чакта никтер гел «чәнчешеп» кенә торалар. Миләүшә артык чибәр шул, бераз масаеп та киткәли. Бәлкем Азаматның кытыгын китерер өчен шулай кыйланадыр, кызларны аңламассың.
    418
    0
    1
  • 10 сентябрь 2019 - 10:48
    КҮҢЕЛ КҮЗЕ
    – Күләгә кебек арттан тагылып йөрмә дип күпме әйтергә була! Чукракмы, әллә тилеме син?- каршысында гаепле сыман башын иеп торган малайны Ләйлә ачу белән төртеп җибәрде. Көчлерәк җил өрсә, очып китәрдәй юка гәүдәсе чайкалып, арты белән җиргә барып төште. Юк, Камил кызга үпкәләмәде, ә кәмит карарга җыйналган яшьтәшләренең шаркылдап көлүеннән гарьләнде. Торып, өстендәге тузанын каккалады, сибелгән китап-дәфтәрләрен сумкасына җыйнаштырды да, берни дәшми әкрен генә китеп барды.
    1704
    0
    8
  • 10 сентябрь 2019 - 10:07
    ӘЙТЕР ИДЕМ ИСЕМЕН...
    Сайра атлы мин. Авызыңны ерма, үзең дә әллә кем түгелсеңдер әле! Шул синең кебек кабак башлы, ерык авызлы малайлар "балык консервасы" дип кушамат такты да инде мәктәптә укыганда. Тапканнар исемен! Ул әти-әниләр балаларына исем кушканда ни уйлыйлар икән?! Исем төймә кебек түгел шул, тектең дә, бер заман төшеп калыр, димә, гомерлек.
    375
    0
    1
  • 10 сентябрь 2019 - 09:41
    РОССИЯДӘ РОБОТЛАР АРКАСЫНДА 20 МЛН КЕШЕ ЭШСЕЗ КАЛАЧАК
    2030нчы елга Россиядә роботизация һәм автоматизация процессы нәтиҗәсендә 43% кеше эшсез калырга мөмкин. Бу турыда халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия академиясе хәбәр итә. 
    236
    0
    0
Шәп укыла
  • 30 июль 2020 - 14:54
    КОЕ Кечерәк вакытында ерак әбисе аңа кое турында бер кызганыч хәл турында сөйләгән иде. Әбисе алардан җиде чакрым ераклыктагы авылда яши. Ерак әби исеме дә шуннан алынган. Имеш, кечкенә ятимә кызны үги әнисе кояш баегач коега суга җибәрә. Кайтмыйча озак тора кыз. Үги әни үз кызын кочаклап йоклап китә. Иртән таң суы алырга коега килгән апайлар су өстендә нәни баланың үле гәүдәсенә тап булалар. Шуннан соң бу коедан беркем дә су алмый. Үткән-киткән аннан әлләнинди ят авазлар килгәнен дә ишеткәләгән.
    1759
    0
    13
  • 15 июль 2020 - 17:52
    ГАДИЛЕКНЕҢ ГАЕБЕ БАРМЫ? Айдар Лилияне танымады. Әмма аның сылулыгымы, серле матурлыгымы ирне үзенә әсир итте. Карашында да аңлатып бетергесез нур, яктылык бар төсле. Шул ук вакытта башкалардан әллә ни аерылмый да кебек. Бары тик якын туганың, кадерле кешең кебек кенә нигәдер. Могҗиза диярсең.
    1380
    0
    8
  • 6 август 2020 - 09:16
    ҖИР АСТЫНДАГЫ ЯЗМЫШЛАР — Әнкәй юк инде... Күптән юк. Мин бит детдом баласы. Әткәйне соң гына эзләп таптым. Эзләмәс тә, тапмас та идем. Әнкәй өчен үч аласым килде. Ул бит әнкәйне тереләй кабергә керткән, аңа көн күрсәтмәгән... Кыйналып, изелеп яшәгән-яшәгән дә, бердәнбер көнне газизен, биш яшьлек малаен калдырып, бакый дөньяга күчеп киткән. Мин эзләп тапканда әткәй бик бетеренгән иде. Үлем чигенә җиткән иде. Ә минем, укуны бетереп, аякка ныклап баскан чагым. Акыл керә башлаган чак... Ә бит мин, детдомда чакта, аны табып дөмектерергә антлар эчкән идем. Бармагымны кисеп агызган җылы канымны кабып сүз бирдем. Хәнҗәр әзерләдем.
    1060
    0
    5

Блоглар