Логотип Идель
Белми калма

2020нче ЕЛДА БДИ, ТДИ: КАЙЧАН ҺӘМ НИЧЕК УЗАЧАК?

2020 елда БДИ (ЕГЭ) һәм ТДИ (ОГЭ) 3 этаптан торачак: вакытыннан алда тапшырыла торган (досрочный), төп (основной) һәм өстәмә (дополнительный).

2020 елда мәктәп укучылары тарафыннан тапшырыла торган БДИ һәм ТДИның кайсы көннәрдә тапшырылачагы турындагы проект тикшерүгә куелды.

– БДИ 2020 елда да 3 этапта узачак: вакытыннан алда (20 март13 апрель), төп (25май-29 июнь) һәм өстәмә (7-24 сентябрь) , - диелә проектта.

Вакытыннан алда тапшырыла торган имтиханнар география һәм рус әдәбиятыннан БДИ белән башланып китә. Ә җәмгыять белеменнән имтихан тапшыру өчен аерым көн бүлеп бирелмәячәк икән: вакытыннан алда тапшырыла торган этапта ул информатика, ә төп этапта химиядән имтихан көнне тапшырылачак.

Проектны әзерләүчеләр:

– БДИның төп этабы вакытында имтихан көннәре арасында ким дигәндә 2 көн вакыт булачак. Төп этап июль башында  тәмамлана, укытучылар тынычлап ялга китсен өчен бу махсус эшләнә, – ди.

ТДИга килсәк, аның вакытыннан алда булган этабы 21 апрельдән 16 майга кадәр, төп этабы 22 майдан 30 июньгә кадәр һәм өстәмә этабы 7-21 сентябрь көннәрендә узачак.

Әлеге проект турында һәркем үз фикерен җиткерә ала. Проект үзе норматив хокукый актлар федераль порталында эленгән.

БДИдан төп этап графигы мондый булырга мөмкин:

25 май, дүшәмбе – география, рус әдәбияты, информатика;

28 май, пәнҗешәмбе – рус теле;

1 июнь, дүшәмбе – математика (база һәм профиль);

4 июнь, пәнҗешәмбе – тарих, физика;

8 июнь, дүшәмбе – җәмгыять белме, химия;

11 июнь, пәнҗешәмбе – чит телләрдән язмача имтихан, биология;

15 июнь, дүшәмбе – чит телләрдән телдән имтихан;

16 июнь, сишәмбе  – чит телләрдән телдән имтихан;

9 сыйныфлар өчен ТДИдан имтихан графигы мондый булырга мөмкин:

22 май, җомга –  чит телләр;

23 май, шимбә – чит телләр;

26 май, сишәмбе – тарих, физика, биология, химия;

29 май, җомга – җәмгыять белеме, информатика (ИКТ), география, химия;

5 июнь, җомга – әдәбият, физика, информатика (ИКТ), география, чит телләр;

9 июнь, сишәмбе – математика.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев