ТРАНСПОРТ БӘЯСЕ ТАГЫН АРТА...
Казанда җәмәгать транспортында йөрү өчен түләү бәясе янәдән артырга тора. Ул 31 сумга кадәр җитәргә мөмкин. Бу турыда «Байлык № 3» (11 һәм 43нче автобуслар) җәмгыятен гамәлгә куючы Руслан Йосыпов хәбәр итә.
Билет бәясе арту белән беррәттән төрле льготалар саны да артырга мөмкин. Мондый билет бәяләре 18-27 сум булсын, дип тәкъдим ителә. Тик бу тәкъдимнәрнең кайчан тормышка ашырылуы әлегә билгеле түгел. Моның өчен Казанның транспорт буенча башкарма комитетыннан рөхсәт алырга кирәк.
Мэриядә автобус бәяләренең арту ихтмалын раслыйлар, тик аның кайчан һәм күпмегә артачагын әле әйтмиләр.
Сүз уңаеннан, соңгы тапкыр транспорт бәясе февраль аенда арткан иде. Ул вакытта ул 25 сумнан 27 сумга күтәрелде. Транспорт картасы белән түләгән очракта бу сумма 25не тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 октября 2026 - 10:29
ТАТАРСТАНДА КӨЗГЕ КАНИКУЛ ВАКЫТЫНДА БАЛАЛАР ИМИНЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНГАН РЕЙДЛАР БАШЛАНДЫ
-
30 октября 2026 - 10:23
ЖИРАФЛАР КАЙТКАЧ, КАЗАН ЗООБОТАНИКА БАКЧАСЫНА КИЛҮЧЕЛӘР САНЫ 67%КА АРТКАН
-
29 октября 2026 - 11:41
2027 ЕЛДА КАЙСЫ БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРГӘ БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ КҮБРӘК БУЛАЧАК?
-
28 октября 2026 - 13:31
ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН ФОРМАТЫН СЫНАП КАРАЯЧАКЛАР
Нет комментариев