МИЛЛИОН ДИЗЛАЙК: ТИМАТИ ҺӘМ ГУФНЫ ОЯТКА КАЛДЫРГАН КЛИП
Тимати һәм Гуфның сайлаулар алдыннан чыгарылган "Москва" җырына клип Россия ютубы өчен рекорд – 1 миллион дизлайк җыйган.
Ютуб кулланучылары әлеге ике артистның клибын бик яхшы бәяләмәгән, ахры: дизлайклар саны артканнан арта бара. Аңа кадәр иң күп дизлайклар җыйган видео FACEның "Я роняю запад" җырына клип булган (675 мең дизлайк).
Әлеге клипта Гуф һәм Тимати күптән түгел булып узган митингларны тәнкыйтьлиләр («В пятом поколении коренной москвич, не хожу на митинги и не втираю дичь») һәм шәһәр мэры Сергей Собянинны мактыйлар: («Пешком с Арбата и до площади Гагарина, там хлопну бургер за здоровье Собянина»). Караучылар әлеге клипны сайлаулар алдыннан махсус заказга төшерелгән агитацион видео буларак кабул иткәннәр.
Мондый кәнәгатьсезлек дулкыныннан соң Тимати дәшми кала алмады: "Мин үзебезнең мэрны ихластан хөрмәт итәм. Шәһәр елдан-ел матурлана, туристлар өчен кызыклы җиргә әйләнә, минем Мәскәү белән горурланырлык сәбәпләрем шактый" – ди ул инстаграмда. Гуф та җавапсыз калмады: "Бернинди госзаказ да, акчалар да юк, бары дроннар һәм шәһәрне бәйрәм белән котлау теләге".
Артистларның инстаграмында исә ризасызлык тынырга уйламый да, "моны әле тиз генә онытмаячакбыз" – дип яза аларның иҗатын күзәтеп баручылар. Һәм Тимати әлеге видеоны ютубтан алып атуы турында аңлатып пост кертә:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев