Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШҮСМЕРЛӘРГӘ ЭШ: 14-15 ЯШЬТӘ КАЯ УРНАШЫРГА?

Хәзерге заманда яшүсмерләргә гадел һәм мөстәкыйль рәвештә акча эшләү өчен шартлар яхшырды. Эшләргә теләүнең сәбәпләре төрле булырга мөмкин, тик максат берәү: куркыныч булмаган шартларда яхшы кешеләр белән эшләү.

Укучыларның күбесе үзләре теләгән кирәк-яракларны сатып алу өчен  җитәрлек күләмдә акча эшләргә тели. Тик кызганычка каршы, ата-аналарга баласы теләгән һәр әйберне сатып алу өчен акча җитмәскә мөмкин. Шуңа күрә яшүсмер эшләргә карар кыла.

Эш тәкъдим итүчеләрнең күбесе яңа буынны талантлы һәм амбициоз дип саный. Балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру сирәк очрак түгел. 14-15 яшьтә кем булып эшләргә мөмкин? Әйдәгез, сайлыйбыз!

Хат ташучы

Күп кенә компанияләр һәм фирмалар, реклама таратуга яшүсмерләрне җәлеп итә. Зур шәһәрдә яшәсәң, ерак йөрмәс өчен үз районың белән генә чикләнергә мөмкин. Бу бик гади эш, моны 14 яшьтәгеләр дә эшли ала:

- иртән фирмадан каталог, битләр аласың;

- аларны йортларның почта тартмалары буенча таратасың;

- һәр көнгә билгеләнгән план бар, шуңа күрә аны үтәргә кирәк;

- көн саен сиңа берничә сәгать буена йөрергә туры киләчәк;

- гадәттә, түләү көн ахырында яки атнага бер тапкыр башкарыла.

Газета сатучы

Һәр шәһәрдә үз газеталарын урамнарда таратуга мохтаҗ редакцияләр бар. Гадәттә, яшүсмерләргә ачык төстәге футболкалар һәм кепкалар бирелә. Бер көн эчендә билгеле бер күләмдә газет-журналларны таратып бетерергә кирәк. Әгәр син оялчан, әмма тәвәккәл һәм аралашучан булырга хыялланасың икән, бу бик яхшы практика. Газеталарны кеше күп йөри торган урыннарда таратырга кушсалар, супермаркетлар янында булыгыз.

Төрле урыннарда реклама битләре, флаерлар тарату

Яшьләрнең урамнарда реклама битләрен тәкъдим итүләрен күргәнең бардыр. Мондый һөнәр «промоутер» дип атала. Берничә атна гына эшләп, таныш булмаган кешеләргә елмаерга өйрәнерсең, яңа дуслар табарсың.

Товарлар рекламасы, дегустацияләр

Бу да промоутер эше. Яхшы ягы — сәгатьләп түләнү һәм графикның сыгылмалы булуы. Дегустация сәүдә үзәкләрендә һәм олы супермаркетларда үткәрелә. Синең максатың — әдәпле генә итеп сатып алучыларга товарны сынап яки кулланып карарга тәкъдим итү, аларны кызыксындыру, товарның сыйфаты һәм аның өстенлекләре турында сөйләү. Гадәттә, салкынча эчемлекләр, сок, сыр, казылык, сөт продукциясен дегустацияләргә туры килә. Еш кына спиртлы эчемлекләрне дегустацияләү рекламалары да була ала, тик мондый эш балигъ булмаганнарга рөхсәт ителми.

Этләрне урамда йөртү һәм чәчәкләргә су сибү

Ялга киткәндә күп кенә кешеләр ярдәмчеләргә мохтаҗ - песи ашатучы, этләрне урамда йөртүче, чәчәкләргә су сибүче кирәк. Эш 14-15 яшьлек малайлар һәм кызларга туры килә. Бу эш җаваплылыкны үстерә, хайваннарга карата мәхәббәтне арттыра. Әгәр син хайваннарны яки үсемлекләрне яратасың икән   бу эш синең өчен!

Территорияне җыештыру

Мондый эш елның теләсә кайсы вакытында яхшы ярдәм булырга мөмкин: кышын кар көрәү, җәен - җир, көз көне яфракларны себерү. Кайбер оешмалар яшүсмерләргә үз офисы янында җыештыру эшләре белән шөгыльләнергә ярдәм итүләрен сорый. Моның өчен көн саен билгеле бер вакытта килергә кирәк. Эш көнгә синең берничә сәгатеңне генә алачак.

Җиләк-җимеш, яшелчә җыю

Әгәр синең җирлегеңдә шундый тәкъдимнәр булса, көненә берничә сәгать җиләк-җимеш җыярга ярдәм итәргә була. Моның плюсы бар: җыйган вакытта үзең дә авыз итә аласың.

Интернетта эш

Бу эш малайларның да, кызларның да күңеленә хуш киләчәк. Менә интернетта акча эшләүнең берничә төре:

- анкеталар яки сораштырулар үткәрү;

- социаль челтәрләрдә пабликларны булдыру һәм алып бару;

- игъланнар урнаштыру;

- башка кешеләрнең битләре астында фикерләр язу, фотоларга, язмаларга лайклар кую.

Эшкә кергәндә алдарга мөмкиннәрме? Бу – мөмкин хәл. Шуңа күрә эшкә керер алдыннан, һичшиксез, фирма яки компания белән яхшылап танышырга, ата-аналардан да эш бирүче белән элемтәгә керүләрен сорарга кирәк. Очрашуга шулай ук өлкәннәр белән килергә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев