Логотип Идель
Бу – тема!

ТЕЛӘКЛӘР КАРТАСЫН НИЧЕК ЯСАРГА?

Без барыбыз да хыялларга чумып утырырга яратабыз. Хыяллану зыянлы түгел лә ул, ә менә хыялланып кына калып, теләгәнеңне чынга ашырмау тормышны боза ала. Уйларың чынга ашсын өчен, дөрес итеп тели белергә кирәк. Шуңа күрә язмада теләкләр картасын төзергә өйрәнәбез.

Теләкләр картасы дигәч, күпләр аны ахмаклык дип санар. Әлбәттә, бу – теләкләрне күз алдына китереп, аларга яхшырак һәм төгәлрәк ирешер өчен эшләнә торган гамәл. Үзең бернинди дә көч куймасаң, теләкләр картасы гына булышмаячагы көн кебек ачык.

Шулай итеп, теләкләр картасын ясар алдыннан, бу эшкә чын-чынлап ышанып һәм яхшы кәеф белән алыну кирәк. Теләкләр төрле булырга мөмкин. Картаны ясаганчы, теләкләр исемлеген төзергә кирәк. Ә исемлек ясау өчен, син тормыштан нәрсә теләгәнеңне төгәл аңларга тиеш. Аларны билгеләгәч, картаны эшли башларга була. Теләкләр картасы син ирешергә теләгән әйберләрнең фотосурәтләре һәм рәсемнәреннән торган коллажны хәтерләтә:

1. Теләкләр картасының схемасын төзибез

Ватман алып, аны берничә өлешкә бүл. Бүлекләр теләк саныннан тора. Теләкләрне аерым темалар буенча бүлеп чыгу да ярый.  Беренче бүлектә хәзерге вакытта иң теләгәне языла, ә калганнарында – алай ук мөһим булмаганнар. Картаны ничек телисең, шулай ясарга мөмкин, ләкин ватман уртасында синең сурәтең булу мәҗбүри. Сурәтеңне түгәрәкләп теләкләр белән уратып алырга була.

2. Сурәтләр һәм рәсемнәр әзерлибез

Иң кызыклы өлеш – рәсемнәр эзләү. Моңа да зур игътибар бирү кирәк, чөнки фото синең теләкләреңне бик ачык чагылдырырга тиеш. Мәсәлән, мәхәббәт телисең икән, йөрәкләр булган рәсемнәргә өстенлек бир.

3. Теләкләр картасын ясый башлыйбыз.

Картаны компьютерда да, кулдан да эшләргә мөмкин. Үзәккә үзеңнең елмайган, бәхетле фотоңны куй, ул уңай энергия чыганагы булып торачак. Аннан инде бүлекләр буенча аерып чыккан теләкләреңә туры килүче сурәтләрне беркетеп чыгарга кирәк. Алар янына ниндидер мотивация бирүче сүзләр язарга ярый. Шулай ук картаны бизәү өчен матур-матур тасмалар, бантлар һәм башка әйберләр куллана аласың. Ачык төсләргә өстенлек бир, синең теләкләр картаңнан якты, уңай энергия ташып торырга тиеш.

Тагын берничә әйберне истә тоту яхшы:

Теләкләр картасын ясаганда, син бары тик якын киләчәктә чынга ашарга мөмкин булган әйберләрне генә яза аласың. Шуңа күрә син үзеңнең, әйтик,  киләчәк 2-3 елыңда нәрсәгә ирешергә теләвеңне төгәл аңларга тиеш. Теләкләр картаңны берәүгә дә күрсәтмә, аның турында беркем дә белергә тиеш түгел. Теләгең чынга ашкан саен, картаны яңартып торырга да онытма, инде актуаль булмаганын сызып ташла. Һәм тагын бер тапкыр әйтәбез: үзең бернәрсә дә эшләмәсәң, тормышыңны көйләргә теләкләр картасы гына ярдәм итмәячәк  

Теги: үзүсеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев