Логотип Идель
Бу – тема!

«ТАТАР КЫЗЫ, ТАТАР ЕГЕТЕ – 2022»: ФОТОРЕПОРТАЖ

Казанда мәктәп укучылары арасында «Татар кызы, Татар егете 2022» бәйгесенең финалы узды. Башкалабызның районнарыннан берсеннән-берсе матур, сәләтле, актив 8 егет һәм 8 кыз үз көчләрен сынап карадылар.

Бәйгенең финалы «Ленин» исемендәге мәдәният йортында үтте. Моңарчы катнашучылар ике сайлап алу этабын узганнар: башта үзләренең мәктәпләрендә, аннары – район мәктәпләре арасында. Финалда исә укучыларны дүрт сынау ярдәмендә бәяләделәр.

Бәйгенең беренче, танышу өлешендә, катнашучылар үзләре, сәләтләре, җиңүләре белән таныштырып киттеләр. Чыгышлар бер-берсенә охшамаган иде. Кайбер катнашучылар үзләренең чыгышларында Татарстанның күпмилләтле булуы һәм татарлыкны саклап калу турында сөйләделәр. Икенчеләре үзләренең җыр-бию осталыкларын тәкъдим иттеләр. Ә Совет районы катнашучылары исә башкалардан аермалы буларак үзләрен замана татар кызлары һәм егетләре икәнлеген күрсәттеләр. Аларның чыгышы вакытында сәхнәдә велосипед та, электросамокат та, скейтбордлар да күренде. Ә өсләрендә күлмәк түгел, ә кастомлы кием иде. Кыскасы, барлык чыгышларда да иҗади якын килү күзәтелде.

Бәйгенең икенче этабында катнашучылар интеллектуаль яктан ярыштылар. Экранда танылган шәхесләрнең цитаталары чыкты, ә укучылар аларга үз фикерләрен белдерергә тиеш иделәр. Бу этапның төп максаты – катнашучыларның фикерләү сәләтен билгеләү һәм татар телендә сөйләшү дәрәҗәсен тикшерү иде.

Өченче этапта катнашучылар үзләренең актерлык осталыгын күрсәттеләр. Биредә кызлар-егетләр жюрига танылган спектакльләрдән өзекләр тәкъдим итте. Шунысы куандыра – спектакльләр арасында «Зәңгәр шәл», «Әлдермештән Әлмәндәр» кебек классик әсәрләрдән башка, заманча әсәрләр күрсәтелде. Алар арасында «Баскетболист», «Бию пәрие», «Эх, алмагачлары!», «Җанкисәккәем» спектакльләре бар иде. Ә Галиәсгар Камалның «Беренче театр»ын исә 16 Гимназия укучылары бөтенләй башкача, бүгенге көн форматына яраклаштырып куйдылар.

Бәйгенең соңгы этабында исә кызлар жюри игътибарына үзләре пешергән татар халык ашларын тәкъдим итте.

Алинә ФАЛАХОВА, Вахитов районының 96 гимназиясе укучысы:

«Әзерләнү бик кызык үтте. Безнең парның төп үзенчәлеге – бер-беребез белән моңарчы таныш булмау. Башка район катнашучылары бер мәктәптән яисә сыйныфташлар, ә без бәйге барышында гына таныштык. Репетицияләр вакытында бер-беребез белән танышып, дуслаштык.

Минем өчен «Татар кызы, Татар егете» тормышымның онытылмас, кызыклы бер этабы булып калачак. Сәхнә артында дулкынланулар, репетицияләр, чәк-чәк пешерү, программа әзерләү – барысы да күп көч таләп итте, ләкин аның ахыргы нәтиҗәләре бик куандырды. Бу бәйгегә мин бик рәхмәтле.

Ниһаять бүләкләү өлеше дә җитте!

«Зыялы кыз» – Заһриева Зәринә – Авиатөзелеш районы

«Иҗади кыз» – Хамматова Дилә – Совет районы

«Иң ихлас кыз» – Мусина Алсу – Яңа Савин районы

«Иң зур ачыш» – Билалова Алинә – Киров районы

«Хуҗабикә» – Фалахова Алинә – Вахитов районы

«Баһадир егет» – Зарипов Әмир – Авиатөзелеш районы

«Җитез шәхес» – Кәримов Әмир – Совет районы

«Зирәк егет» – Галләмов Самат – Вахитов районы

«Татарстан киләчәге» – Гатин Рәмзил – Киров районы

Ә урыннарга килгәндә:

1 урын –  Мәскәү районыннан Закирова Рәсинә һәм Шәйдуллин Ислам,

2 урын – Совет районыннан Закирова Асилә һәм Егоров Рамил, Яңа Савин районыннан Әхмәтшин Гаяз,

3 урын – Идел буе районыннан Гыйззәтуллина Азалия һәм Хаҗиев Кәрим.

Барлык катнашучыларны да чын күңелдән котлыйбыз! Алар чыннан да үз исемнәренә лаек булуларын күрсәттеләр. Чөнки барысы да бәйгегә тиешле дәрәҗәдә әзерләнеп килгән, алар – чын Татар кызы, Татар егете! Мондый бәйгеләр яшьләрнең искиткеч сәләтле, дәртле, кызыксынучан, актив икәнлеген күрсәтә.

Фирүзә ЗАКИРҖАНОВА фотолары

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев