6 декабрь 2022 яңалыклары
-
«ҺӨНӘР» ФЕСТИВАЛЕ КЫСАЛАРЫНДА КҮРСӘТЕЛГӘН «КӨЛ» СПЕКТАКЛЕННӘН ФОТОРЕПОРТАЖ
Казанда 5-11 декабрь көннәрендә «Һөнәр» XIV Бөтенроссия яшь режиссура фестивале уза. Беренче көнне ачылу тантанасыннан соң Г.Кариев театрында «Рөстәм маҗаралары» спектакле премьерасы тәкъдим ителде. Фестивальнең кичке программасында исә Камал театрында – Айдар Җаббаровның «Көл», «Особняк Демидова» театраль резиденциясендә «За синей границей» спектакльләре иде. -
ХЕЗМӘТ КҮРСӘТҮ СФЕРАСЫ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ КУРСЛАРЫ ТӘМАМЛАНДЫ
Казан Мэриясендә бушлай татар теле курсларын тәмамлаучыларга таныклыклар тапшырылды. 1 декабрьдә Казан шәһәре Башкарма комитетының 30 хезмәткәре һәм хезмәт күрсәтү өлкәсенең 17 вәкиле әлеге курсларны тәмамлау турында таныклыклар алды. Документларны Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова тапшырды. -
GAUGA ТӨРКЕМЕ «QIŞ» КОНЦЕРТЫНА ЧАКЫРА!
Яңа елга бер атна кала GAUGA төркеме үзенең тулы составында «QIŞ» концертын уздырачак. -
«ТАТАР КЫЗЫ, ТАТАР ЕГЕТЕ – 2022»: ФОТОРЕПОРТАЖ
Казанда мәктәп укучылары арасында «Татар кызы, Татар егете – 2022» бәйгесенең финалы узды. Башкалабызның районнарыннан берсеннән-берсе матур, сәләтле, актив 8 егет һәм 8 кыз үз көчләрен сынап карадылар.