GAUGA ТӨРКЕМЕ «QIŞ» КОНЦЕРТЫНА ЧАКЫРА!
Яңа елга бер атна кала GAUGA төркеме үзенең тулы составында «QIŞ» концертын уздырачак.
Соңгы концертлары матур җәйге кичтә, батып баручы кояш нурларындаМилли китапханәнең террассасында узды. Анда өч йөзгә якын кеше җыелган иде.
Бу юлы төркем үз тыңлаучыларын, Яңа елга бер атна кала, кышкы салкын кичтә җыеп, үзенең матур җырлары белән җылытырга җыена. Сәхнәдә төркемнең тулы составы булачак, димәк, тамашачы игътибарын яулаган барабанчы Искәндәр бер урында утыртмаслык ритмнар сугачак.
Бүгенге көндә исә төркем үзенең дүртенче альбомын әзерли һәм тиздән аны яздыра да башлаячак. Әмма студиядәге эшләренә карамастан, аларның узып баручы елны дуслар һәм яраткан тыңлаучылары белән җылы мохиттә озатасы килә.
24 декабрьдә барлык сез яраткан җырлар яңгыраячак: «Акыллым»нан алып, «Аламам»га кадәр. «Диңгез», «Яңгыр астында» кебек моңлы композицияләрне җырларга һәм «Читлек», «Сәфәр»не дә искә төшерергә әзерләнегез.
Бу елны бергәләп, мәхәббәтле һәм якты тере музыка белән озатыйк!
Концерт турында тулы мәгълүмат – төркемнең Вконтакте битендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 мая 2026 - 12:57
КАЗАНДА УЗАЧАК VK FESTТА КЛАВА КОКА ҺӘМ ДИМА МАСЛЕННИКОВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
-
7 мая 2026 - 11:58
«КИНО ГРАМОТАЛЫЛЫГЫ ДӘРЕСЛӘРЕ» РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ТӘРБИЯ ЭШЕНЕҢ БЕР ӨЛЕШЕ БУЛАЧАК
Нет комментариев