Логотип Идель
Бу – тема!

«РӘИС КАТНАШЫНДАГЫ ОЧРАШУНЫ АЛЫП БАРГАННАН СОҢ, БАШКА ЧАРАЛАР МИНЕ КУРКЫТМЫЙ»

Син үзеңне гадәттә кем дип тәкъдим итәсең дигән сорауга: «Журналист дисәм, артык купшы булыр кебек. Алып баручы гына дию бик тар киңлекне күз алдында тота», – дип икеләнеп кенә җавап кайтарды Зилә. Икеләнүе юкка түгел, чөнки язмам герое үтә дә киңкырлы кеше. «Шаян ТВ» каналында алып баручы, «Алдынгылар хәрәкәте» вәкиле, бүгенге көндә дистәләгән проектта кайнаучы яшь журналист Зилә Хәбибуллина турында булыр язма!

Исеме: Зилә Хәбибуллина

Туган көне: 20.06.2005

Укый: КФУ, журналистика факультеты

Девизы: Үз-үзеңә кумир бул!

Кызыклы факт: Ел дәвамында ишеткән-күргәннәрен аерым «инсайтлар» папкасына туплап бара. Шуларның берничәсе:

«Чын гашыйклар сүзгә саран була»

«Унсигездән соң күз яшьләре бернәрсәне дә хәл итми»

«Дивар төзергә ашыкканчы, басма салырга тырыш»

«Кеше йомык күзләр белән гашыйк булырга тиеш»

«ҺӘР ЯҢА ЭШКӘ БЕРНИНДИ ШИК-ШӨБҺӘСЕЗ АЛЫНАМ»

 – Зилә, телевизион юлың ничек башланып китте синең?

– Мин бүгенге көндә «Шаян ТВ» каналында алып баручы. Бу каналның барлыкка килүенә бары берничә ел, моңарчы «ТНВ» каналында яшьләр, балалар аудиториясен күз алдында тоткан «Яшь ТНВ» дигән сәхифә бар иде. Шушы телеканал кысаларында узган «Балачак җыры» фестивалендә катнашканнан соң, мине күреп алып, электән үзем дә яратып караган «Мең дә бер җавап» дигән кызыклы тапшыруга чакырдылар. Гүзәл исемле редактор эшли анда әлегәчә, бик рәхмәтле мин аңа, чөнки нәкъ Гүзәл апа ярдәме белән мин ТВ дөньясында кайный башладым. Аннан 2018 елда «Шаян ТВ» барлыкка килде, мин анда кастингта катнаштым, менә инде ничә ел үз эшемне яратып башкарам.

– Алып баручы буларак катнашкан иң зур чараң хәтереңдәме?

– Апрель аенда калабызда «Алдынгылар хәрәкәте»нә старт бирү тантанасы узды. Без энем Ислам һәм Ваня Оструомов белән берлектә меңнән артык тамашачы алдында чыгыш ясадык. Тамашачылар арасында Тимур Сөләйманов, Рөстәм Миңнеханов һәм зур кунаклар бар иде. Әлеге чарага без бик абруйлы Россия режиссеры ярдәме белән әзерләндек.

– Татарстан Рәисе белән бер чарада катнашу – ничек ул?

– Рөстәм абый белән беренче якыннан очрашуым 2019 нчы елда «Президент чыршысы»нда булды. Бирегә районның иң актив балалары җыела, чын яңа ел мохитенә чума. Мин чараның алып баручысы итеп билгеләндем. Рөстәм абый, министрлар белән бергә чәйләр эчеп шундый зур тантанага әзерләнү бик дулкынландыргыч һәм шундый кызыклы булды! Әлеге чара эшчәнлегемнең яңа этабына старт бирде. «Рәис катнашындагы очрашуны алып барганнан соң, башка чаралар мине куркытмый», дигән фикерне башыма сеңдердем. Һәм дөрестән дә, һәр яңа эшкә бернинди шик-шөбһәсез алынам.

«БУ ВАКЫЙГАДАН СОҢ МИНДӘ СПОРТ ЖУРНАЛИСТИКАСЫНА АЕРЫМ МӘХӘББӘТ УЯНДЫ»

– Күптән түгел яңа проект башлап җибәрдек дигән идең, сөйләп узчы аның турыда.

– Без «Ожидание / Реальность» исемле өр-яңа проект башладык. Асылы нәрсәдә: безнең өч кунагыбыз бар – абитуриент, студент һәм сайланган өлкә остасы. Без аларга билгеле бер һөнәргә кагылышлы сораулар бирәбез, блиц-сораштыру уздырабыз һәм сайланган юнәлеш белән бәйле кызык мемнарны аңлатабыз. Әлегә журналист, юрист һәм укытучылар турында төшердек, тиздән медицина өлкәсен яктыртасыбыз килә. Һәм инде исеменнән аңлашылганча, проектның максаты: теге яисә бу һөнәр турындагы мифларны бетерү, һөнәргә башка күзлектән карау. Хәзер шушы проект белән Россия күләм узган «Твой ход» бәйгесендә катнашабыз. Әле ярымфиналда, нәтиҗәләрне түземсезлек белән көтәбез һәм эшебез дәвамлы булыр, дип ышанабыз.

– Сине Дмитрий Губернев белән дә эшләгәнсең дип беләм, анысы ничек булды?

– Май аенда Казаныбызда беренче Россия күләм экстремаль спорт фестивале булып узды. Әлеге чарада мин Дмитрий Губернев белән туры эфирда алып бардым. Мин студиядән чыгыш ясасам, Дима абый спорт мәйданчыгындагы яңалыкларны яктыртты. Бу бик зур тәҗрибә. Менә әле сөйләгәндә дә каз тәннәре чыга. Өстәвенә, турыдан-туры эфирда алып бару бөтенләй икенче, шактый катлаулы икән. Әмма катлаулыкларга карамастан, эфир уңышлы чыкты! Йөз утыз биш меңнән артык тамашачы игътибарында биш сәгать эшләдек. Бу вакыйгадан соң миндә спорт журналистикасына аерым мәхәббәт уянды.

«КАЙВАКЫТ ҮЗЕМНЕ ЧЫН ТЫЛСЫМЧЫ ИТЕП ТОЯМ»

– Социаль челтәрләреңнән соңгы арада туктаусыз юлда булуыңны күзәтәм. Нәрсә белән мәшгүль син?

Без «Алдынгылар хәрәкәте»нең «Алдынгыллар туры»н башлап җибәрдек. Республикабыз районнарына сәяхәт итеп, балаларны эшчәнлегебез белән таныштырабыз. Турны җәйдән үк лагерьләргә йөрүдән башлаган идек, инде менә күчмә тормышымның алтынчы атнасы башланып китә. Атна саен биштән артык районда булабыз! Максатыбыз гади һәм аңлаешлы: яшьләргә республикабыз тәкъдим иткән мөмкинлекләр турында сөйләү. Тур башланыр алдыннан хәйран борчылдым. Чөнки һәр район, һәр бала бик үзенчәлекле, өстәвенә, мин үзем дә бала гына бит әле. Әмма һәр төбәктә безне шундый җылы кабул итәләр ки, бернинди борчу-кайгыга урын калмый. Кайвакыт үземне чын тылсымчы итеп тоям, чөнки без күпме балага үз мөмкинлекләрен ачарга, максатларына омтыла башларга этәргеч бирәбез.

– Эшчәнлегеңә бәйле иң истә калган вакыйга белән уртаклаш әле.

– Алып бару тәҗрибәмә бәйле булыр ул вакыйга. Ул да булса, тәүге тапкыр,эшем өчен түләү алу. Шаккатмалы иде бу минем өчен. Ягъни, миңа бу эш ошый, мин аның белән янам, өстәвенә, миңа аны башкарган өчен акча да бирәләр әле. Башка сыймаслык хәл иде бу минем өчен! Бүгенгесе көндә үз һөнәреңне яраткан эшеңдә табу – зур бәхет.

 

Теги: ШӘХЕС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев