ЭКСПЕРИМЕНТ: АРТ-ТЕРАПИЯ БУЛЫШАМЫ?

Арт-терапия турында ишеткәнең бармы? Һәрберебезнең эчендә ниндидер үзебез дә аңлап бетерә яисә кешегә җиткерә алмаган тойгылар бар. Күп очракта хис-кичерешләр безне «ашый» һәм стресска китерә. Соңгы арада шундый халәт кичергәнгә, мин арт-терапиягә мөрәҗәгать итеп карарга булдым. Арт-терапия сәнгать белән дәвалау, үзеңне табу һәм үсеш алуны күздә тота. Әлеге экспериментым иҗатның чынлап та терелтергә сәләтлеме икәнен күрсәтәчәк.   

Арт-терапиягә мөрәҗәгать итүченең рәсем ясау, әвәләү яисә җыр өлкәсендә әзерлеге булу мәҗбүри түгел. Чөнки биредә кеше үзе белән таныша, үз «МИН»ен өйрәнә. Арт-терапиянең төрләре күп. Мин исә рәсем ясауга – изотерапиягә өстенлек бирдем. Изотерапия – рәсем ясау гына түгел, ул әле үз тормышыңны үзгәртүгә адым да. Психологлар фикеренчә, иҗат белән дәвалау үзбәяне күтәрә, стресс дәрәҗәсен киметә, тирә-юньдәгеләр белән конфликтларны чишәргә, үз теләкләреңне һәм максатларыңны ачыкларга булыша. Терапия курку, ярсу һәм башка төрле хисләрне, шулай ук катлаулы ситуацияләрне аңларга ярдәм итә. Шулай итеп, невербаль форма ярдәмендә сүзләрне җиткерүнең ни дәрәҗәдә авыр икәнлеге күрсәтелә. Гомумән, арт-терапия психолог белән үткәрелергә тиеш. Әмма мин моны бары тик үз-үзем белән генә сынап карарга булдым. Моңа берничә көнемне багышладым.

Беренче көн:

1. Эмоциональ киеренкелек арта башлаган вакытта, мин өстәлемдә яткан блокнот һәм каләмне алып, башыма килгән теләсә-нәрсәне сызгалый башладым. Ул үзеннән-үзе килеп чыкты төсле. Анда бернинди дә мәгънә күренмәде шикелле, хәер, мин бу хакта уйламадым да.

2. Мине борчыган уйларны башымда тагын-тагын әйләндердем. Әкренләп блокноттагы хаос ниндидер мәгънәгә ия була башлады кебек. Хәзер инде мин аны бөтерчекләр, дулкынлы сызыклар белән тулыландырдым.

3. Әлегә ниндидер бушану хисе юк. Файдасы булмасмы дип, телефонда музыка кабыздым. Мөгаен, арт-терапия вакытында тирә-юньдәге атмосфера да йогынты ясыйдыр: телефондагы җырлар алышынган саен, минем кәгазьдә чагылган хисләрем дә үзгәрде. Салмак кына ясалган сызыклар шул ук блокнот битендә кискен, почмаклы фигуралар белән алышынды. Кәгазь битен тилмертмим әле дип, озак та үтми, мин бу эшне туктаттым.

Икенче көн:

1. Әле һаман бернинди дә җиңеллек хисе тоймаганлыктан, мин тагын арт-терапия белән шөгыльләнеп карарга уйладым. Бүлмәдә берүзем калып, үземнең нәрсә кичергәнне аңламаганымны сизеп алдым. Бүген исә блокнотта тузга язмаган сызыклар ясыйсы килмәде. Фикерләрем буталчык, очы-кырые юк, кәгазьдә алар – нәкъ спираль кебек.

2. Соңыннан биттә агачлар барлыкка килде. Аларның һәр ботагын, аннан яфракларын тәфсилләп ясадым. Күрәсең, беренче көнне мин арт-терапиягә әзер булмаганмын. Бүген мин бераз гына аның эффектын тойдым.

Өченче көн (икенче белән өченче терапия арасында 3 көн үтте):

1. Үз борчуларыма чумарга вакытым булмады. Шуңа күрә берничә көннән соң гына киредән ул шөгыльгә кайттым. Бу юлы мин А4 битендә буялар белән эшләп карарга теләдем. Әлеге шөгыльнең рәхәт якларын тоя башладым бит: кечкенә бала кебек туйганчы теләсә нәрсә ясап утыр! Шөгылемә бүген 1 сәгать вакыт бүлдем.

2. Нәтиҗәдә, төрле төсләр кулланып, үзем кичергән хисләрне биткә күчердем. Ни гаҗәп, минем тонык төсләрне кулланасы килми башлады.

Дүртенче көн:

Миңа рәхәт, дөресрәге, эчтә ниндидер җиңеллек сизәм. Буяулар ярдәмендә табигать куренешен сурәтләдем. Үземне борчыган уйны аек акыл белән анализладым. Хәзер уйларым алай ук куркыныч һәм котылгысыз булып тоелмый.

Эксперимент нәтиҗәләре:

Әйе, психологлар әйткәнчә, арт-терапия киеренкелектән арынырга булышты. Тик вакытлыча! Әйтергә кыймаган сүзләрне, аңлата алмаган хисләрне кәгазьгә салу җиңелрәк, дөрес. Рәсем ясаганнан соң, тынычланып, бушанып калгандай буласың. Әмма терапиягә озак вакыт, хәтта айларны багышларга кирәк икән дигән фикергә килдем. Бу иҗат төренә мин әле тагын әйләнеп кайтачакмын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: