Логотип Идель
Бу – тема!

ДӨРЕС ТУКЛАНУГА КҮЧКӘНДӘ БУЛА ТОРГАН ХАТАЛАР

Сәламәт туклану күп кешеләрне борчыган тема. Үз организмыңны кайгырту өчен бүгенге көндә бик күп төрле диеталар, дөрес туклану менюларын табып була. Блогерлар Instagram, YouTube та үзләренең ябыгу курсларын хәтта сатып алырга да тәкъдим итәләр. Тик күпчелек ябыгу, дөрес туклану турындагы мәгълүмат миф кына булып чыга шул. Нәкъ менә шуңа күрә без бу язмада дөрес туклануга күчкәндә була торган хаталар турында сөйләргә булдык.

1. Даими рәвештә җиләк-җимеш сокларын эчү

Бер карасаң, дөрес тукланганда җиләк-җимеш сокларын эчмәү мөмкин түгел кебек. Тик алар без уйлаганча ук файдалы түгел. Күпчелек очракта, кибеттәге пакетлы җиләк-җимеш соклары гади шикәр белән су катнашы булып чыга. Сок эчкәнче, җиләк-җимешнең үзен ашасаң, файдалырак булачак.

2. Аксым куллануны чикләү

Аксым куллануны киметү сәламәт туклануга комачаулый. Аксым матдәләр алмашын арттыра, аппетитны киметә. Аны җитәрлек күләмдә куллану ябыгу өчен бик мөһим кагыйдә булып санала. Ябыгырга теләсәң, аксымны арттыру өстендә эшлә.

3. Эшкәртелгән продуктларны куллану

Хәзерге вакытта күбебез эшкәртелгән ризыкны – фастфуд, ярымфабрикатларны өстен күрә. Мондый туклану сәламәтлекне начарайта гына. Диабет, йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм симерү – болар барысы да начар рацион нәтиҗәсе. Шуңа күрә ешрак чын ризык ашарга кирәк. Сәламәтлекне һәм фигураны саклау өчен ит, балык, йомырка, яшелчә, җиләк-җимеш һәм ярмалар кулланырга киңәш ителә.

4. Артык еш ашау

Рационыңны 5-6 тапкыр азык куллануга бүлсәң,  сиңа бу файда китермәячәк. Әйе, зур булмаган порцияләрне еш куллану метаболизмны яхшыртуга ярдәм итә диләр. Тик организмга кергән калорияләрнең гомуми саны гына исәпкә

алына.

5. Майлы ризыкны кулланмау

Майсыз азык-төлек куллану авырлыкны яки йөрәк авыруларын киметүгә китерми. Ә менә табигый майлар яхшы санала: алар гормоннарга уңай йогынты ясый икән. Үз рационыңнан бөтенләй үк майлы ризыкны сызып ташларга ярамый.

6.  Ашаганда эчемлекләр куллану

Ашаганда эчемлекләр куллану – кечкенә чактан ук килгән зыянлы гадәт. Организмга өстәмә сыеклык кирәкми, чөнки табигать тарафыннан барысы да каралган инде. Ашаган вакытта эчемлекләр эчү ашказаны согы эрүгә, тоз кислотасының кирәкле концентрациясе үзгәрүгә китерә. Нәтиҗәдә, ризык дөрес эшкәртелми һәм начар үзләштерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев