Логотип Идель
Бу – тема!

ДАНИЯ ХӘЛИМОВА: МИН ТОРМЫШЫМНЫ ИҖАТТАН БАШКА КҮЗ АЛДЫМА КИТЕРӘ ДӘ АЛМЫЙМ!

Яшьләрнең һәрчак үзләрен башкалардан аерып күрсәтәсе, якты буласылары килә. Моның өчен кайберәүләр стиль белән экспериментлар үткәрәләр, чәчләрен ачык төскә буяп карыйлар, бизәнү рәвешен үзгәртәләр. Бүгенге кием дә бит кешенең индивидуальлеген күрсәтүче объект булып тора ала. Ә тулаем индивидуальләштерер өчен  аны кастомлап була. Кызык сүз, әйеме? Нәрсә ул кастом? Кастомизация бүгенге көндә ни өчен шундый популяр? Аның нинди үзенчәлекле яклары бар? Бу сорауларны без яшь рәссам, кастомнар ясау остасы Дания Хәлимовага бирдек.

Исеме: Дания Хәлимова

23 яшь

Туган урыны: Оренбург өлкәсе, Бугурслан шәһәре

Белеме: Казан дәүләт мәдәният институты

Нәрсә ул кастом?

Бүгенге көндә кастом бик популяр һәм трендтагы агым.  Киң мәгънәдә кастомизация – ул теге яки бу әйберне кешенең теләкләренә карап үзгәртү. Кастом объекты булып теләсә нәрсә була ала: балачактан калган иске футболка да, яңа гына сатып алынган чалбар да, яратып киеп йөри торган джинсовка да. Аның төп асылы – киемнәргә яңа тормыш бүләк итү. Кастом – кимегә рәсем ясау гына түгел, ул – киемне аны кисү, чигүләр тагу да. Кыскасы, кастомизация – киемне бөтенләй үзгәртү.

Рәсем ясауга кайчан тартыла башладың?

Мин бәләкәйдән үк рәссам булырга теләдем, курчакларның битен буйый идем, өй рәсемнәр белән тула иде. Әмма мине сәнгать мәктәбенә бирергә ашыкмадылар, биюгә йөртәләр иде. Әмма рәсем ясау теләгем көчлерәк иде. 6 сыйныфтан соң минем теләгем чынга ашты – мин сәнгать мәктәбенә кереп, аны уңышлы тәмамладым һәм университетка керергә әзерләнә башладым. Инде 8 сыйныфтан ук мин кая керәсеңме, кем булырга теләвемне белә идем, шуңа күрә бар көчемне шуңа юнәлдердем.

Кастомизациядә беренче адымнарың нинди иде?

Рәсем ясау белән бик тирәнтен кызыксына башлагач, укытучым миңа киемнәргә дә рәсем ясап булуы турында сөйләде. Озак уйламыйча, мин дус кызыма туган көненә рәсем ясалган футболка бүләк итәргә булдым. Ул вакытта миндә гади акрил гына бар иде, рәсем дә миңа бик ошап бетмәде, ниндидер бала-чагаларныкы кебек булды. Ләкин дус кызыма ул футболка шулкадәр ошады, ул аны берничә ел киеп йөрде әле. Ә миңа, үз чиратымда, киемгә рәсем ясау процессы ошады, тукымада буяулар үзләрен бөтенләй башкача тоталар. Шуннан соң киемдә рәсем ясау белән тагын да ныграк кызыксына башладым.

Син – университет бетергән кеше, андагы академик белемнәр синең иҗади омтылышларыңны чикләмәдеме?

Юк, киресенчә, институтта мин бик күп бүгенге көндә дә кирәкле белемнәр алдым. Ул миңа төпле белем бирде, төп техникаларга өйрәтте. Шул техникалардан чыгып, мин үземнән дә нәрсәдер өсти башладым, фантизиям кабынып китте. Анда ук мин үземнең беренче заказларымны кабул итә башладым, укытучылардан киңәшләр сорадым. Бу яктан институт миңа бик күп мөмкинлекләр бирде

Кайберәүләр бернинди белемсез килеш, курслар бетереп кенә рәссам, кастомер булып эшли башлыйлар. Әйе, алай да була, ләкин, минемчә, институтта бирелгән биремнәр күпкә төплерәк. Чөнки дүрт ел уку дәверендә без үзебезне кайда гына сынап карамыйбыз, бик күп тәҗрибә туплыйбыз. Ә курсларда андый мөмкинлекләр юк.

Шулай ук, институт миңа бик күп дуслар һәм танышлар бүләк итте. Кайберәүләре – минем хезмәттәшләрем. Кайберләре миндә заказ ясыйлар. Бүгенге көндә минем янымда – бары тик иҗади кешеләр, һәм моның өчен мин институтка чиксез рәхмәтлемен.

Синең үз брендың бар, аны ничек булдырдың?

Балачактан ук үземнең иҗади мәйданчыгымны булдырырга теләдем. Бөтен белгән техникаларымны, бөтен булган хезмәтләремне ничектер бер урынга җыясы килде. Һәм, ниһаять, 2020 елда бу идеягә яхшылап тотындым һәм инстаграмны эшкә җиктем.

Иң башта исем уйлыйм башладым, миңа аны ничектер үзем белән бәйлисем килде. Бөтен дөньяга танылган брендлардан үрнәк алдым дисәм була, Dolce&Gabbana, Louis Vuitton да брендка үз исемнәрен куйганнар бит. Мин брендымны «HD» дип атадым. Беренчедән, hd – югары сыйфатта дигән сүз, икенчедән, ул минем инициалларым – Хәлимова Дания.

Шуннан соң инстаграмда үз аккаунтымны ясадым, аны да үз стилемдә алып барам. Инстаграм булу, беренчедән, иҗатымны киң аудиториягә күрсәтергә мөмкинлек бирә. Икенчедән, брендымны үстерүгә, аны сатуда зур роль уйный. Минем аккаунт – минем иҗади мәйданчыгым.

Синең өчен кастомизация нәрсә ул?

Беренчедән, кастомнар ясау – иҗат, һәм бу бернинди кысаларсыз һәм чикләүләрсез иҗат. Гомумән, мин үз тормышымны иҗаттан башка күз алдыма китерә алмыйм. Икенчедән, кастом ул киемнәргә икенче сулыш бирү мөмкинлеге. Рәсемнәр ярдәмендә хәтта иң гади футболканы да сәнгать әсәренә әйләндереп була. Һәм, иң мөһиме, кастом ул – үз-үзеңне күрсәтү. Мәсәлән, мин урамда кастомлаган джинсовкан барсам, кешеләр миңа әйләнеп, хәтта сокланып карыйлар, алар мине иҗади шәхес буларак күрәләр, бу минем өчен бик мөһим.

Нинди материаллар белән эш итәсең?

Минем үземнең аерым төрле киемнәргә генә рәсем ясау өчен пумалаларым  бар, алар берничә ел дәвамында җыелган. Һәркайсысының үз фунциясе бар, берсе белән мин тамчылар ясыйм, икечесе белән – калын рәсемнәр, өченчесен граффити стилендә язулар өчен кулланам. Буяуларга килгәндә, күбесенчә Decola һәм Pebeo маркаларын кулланам. Алар – махсус тукымалар өчен һәм бәяләре дә арзан. Кайчак баллондагы буяуларны да кайчак кулланам. Шулай ук, сирәк булса да төрле макетлар белән эш итәргә туры килә, рәссам букчасында алар да бар. Гомумән, бу эштә кул астында булган һәр нәрсәне кулланып була. Чөнки кастом – фантазия бик көчле булган иҗат. 

Күбесенчә нинди заказлар килә?

Кастом өчен иң популяр кием – джинсовка. Шулай ук, футболкаларны, пиджакларны кастомлауга бик күп заказлар килә. Күбесенчә заказ ясаучылар портретлар, яраткан җыр сүзләрен, граффиты стилендә язуларны еш сорыйлар. Ә мин иҗатымны чикләмәгән һәр нәрсәне ясарга яратам.

Иң тиз һәм иң озак заказың нинди?

Бер заказны 6 ай эшләдем, ул җырчы Макс Корж иҗатына бәйле иде. Эше дә авыр иде, заказ ясаучы кыз да мине ашыктырмады, ләкин нәтиҗәдә бик матур килеп чыкты.

Ә иң тиз заказны 1 көн эчендә эшләп бирдем. Ул да авыр эш иде, джинсовканы һәръяклап буярга кирәк иде. Ләкин макет алдан әзер булгач, заказ ясаучы егет мине аңлап эш иткәч, мин ул заказны тиз арада тәмамлый алдым.

Илһамны каян аласың?

Мине клиентларым илһамландыра. Нәкъ менә аларның җылы сүзләре,  киемне яратып киюләре миңа бик күп көч бирә. Шулай ук, башка кастомерларның хезмәтләре дә миңа алга таба үсәргә, камилләшергә этәргеч ясый.

Кастом белән шөгыльләнергә теләүчеләргә нинди киңәш бирер идең?

Башларга курыкмагыз, бу бит иҗат, ул сезгә курку түгел, ә ләззәт алып килергә тиеш. Әгәр дә бу эш сезгә ошый һәм сез кастом ясауда үзегезне күрәсез икән, бары тик алга барыгыз!

Бөек рәссамнар да башлап җибәргәндә кемнеңдер рәсемнәренә карап эшләгәннәр. Сез дә шулай башка кастомерланың эшләрен карап, аларны кабатлап карагыз. Аннары сезнең үз стилегез барлыкка киләчәк. Техникагызны камилләштерегез. Бүгенге көндә кастом ясау буенча бик күп курслар бар, эшне башлап җибәрер өчен анда булган мәгълумат җитәчәк. Тик бу эштә гел өйрәнеп торырга кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дания .ты молодец ! Желаю тебе больших творческих успехов !!