Бүгенге кием дә кешенең индивидуальлеген күрсәтүче объект булып тора ала. Ә тулаем индивидуальләштерер өчен аны кастомлап була. Кызык сүз, әйеме? Нәрсә ул кастом? Кастомизация бүгенге көндә ни өчен шундый популяр? Аның нинди үзенчәлекле яклары бар? Бу сорауларны без яшь рәссам, кастомнар ясау остасы Дания Хәлимовага бирдек.