Логотип Идель
Белми калма

XV «ҺӨНӘР» ЯШЬ РЕЖИССУРА ФЕСТИВАЛЕННӘН НӘРСӘ КӨТӘРГӘ?

1-7 декабрь көннәрендә Казанда XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале узачак. Бу елгы фестивальнең үзенчәлекләре белән язмада таныштырабыз. Программа белән дә биредә яхшылап танышып чыга аласың. Иң кызыклы спектакльләрне карарга син дә кил!

1. Быел фестиваль унбишенче тапкыр үткәрелә. Һәм соңгы алты елда чараны Кариев театры алып бара. Шуңа күрә дә программа үсмерләр һәм яшьләр өчен булган спектакльләргә нигезләнеп төзелгән.

2. 15 санына туры китереп, бу елгы фестивальдә катнашу өчен 15 коллектив сайланган.

3. Унбишенче «Һөнәр»дә остазлык елы белән бәйле спектакльләр булачак. Биредә катнаша торган кайбер спектакльләр остазлар һәм яшь командаларның ничек эшләвенә юнәлтелгән.

4. Бу елгы фестивальдә мәктәп программасындагы әсәрләр дә, заманча драматургия да булачак.

5. Театр тәнкыйтьчеләре белән «Театраль лекция» форматы каралган.

«Фестиваль программасындагы һәрбер спектакль кызык. Ике спектакль остазлыкка юнәлтелгән, авторлары – Ренат Әюпов һәм Фәрит Бикчәнтәев. Шулай ук бәби-спектакльләр дә бар. В.Золотузин исемендәге Алтай дәүләт балалар һәм яшьләр театрыннан Пётр Норецның спектакле да тәкъдим ителәчәк. Казан тамашачысы бу режиссер белән таныш. Ул үсмерләрне яхшы аңлый һәм спектакльләрне аларның уй-фикерләрен, таләпләрен исәпкә алып куя», – дип таныштырды кыскача гына «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленең кураторы һәм программа директоры Нияз Игъламов.

Теги: театр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев