«ТУКАЙ ВАЙБЫН ТОТ!»: ҖИҢҮЧЕЛӘР БИЛГЕЛЕ!

Без февраль аенда Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Тукай вайбын тот!» исемле бәйге игълан иткән идек. Бәйгедә катнашучылар, Тукайның, үзләре теләгән әсәрен сайлап, заманчалаштырып язарга тиеш иделәр. Бәйгегә 20дән артык эш килде, һәм, ниһаять, безнең җиңүчеләр билгеле!

1 урын – Алинә Сабитова (Башкортстан, Бүздәк районы, Уран авылы)

2 урын – Илсаф Рамазанов (Ульян өлкәсе, Иске Кулаткы районы Урта Терешка авылы)

3 урын – Ильяс Хәкимҗанов (Биектау районы, Суыксу авылы)

Кызыксындыру бүләкләре:

Айзилә Ахмаджанова (Актаныш районы, Яңа Әлем авылы)

Камил Хәйруллин (Казан шәһәре, 186 лицей)

Алия Хәкимҗанова (Арча районы, Мәмсә авылы)

Илназ Әгъзәмов (Зәй шәһәре)

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы июнь аенда Тукай музеенда узачак. Барлык катнашучыларга сертификатлар җибәреләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 22 май 2021 - 11:35
    ЗАМАНЧА СУ АНАСЫ ЯКИ КВАДРОКОПТЕР МАҖАРАСЫ Кәримне Өчиледә барсы да белә иде. Ул алай начар малай түгел. Кайчан карама – теге яки бу эш белән мәшгуль. Укудан кайткач, өйне җыештыра, савыт-сабаны юа. Соңыннан тышка чыгып, малларны карый. Тыштагы эшләрен бетереп керүгә, әнисе дә кайтып җитә.
    819
    0
    1
  • 26 май 2021 - 17:40
    САБАНТУЙГА КАРШЫ КИЧ Юлы уңарга тиеш бүген Нәргизәнең. Иртәдән болытлы торган күк йөзе, өйләдән соң кинәт ачылып китте дә, ялтырап кояш чыкты. Соңгы зачетын тапшырып, университет баскычларыннан йөгерә-йөгерә тукталышка ашыкты кыз. Хәзер тиз генә бүлмәсенә кереп, юл сумкасын алыр да, электричкага чыгар. Кыз җәлт кенә кул сәгатенә күз төшерде. Өлгерергә тиеш, электричка китәргә сәгатьтән артык вакыт бар әле.
    586
    0
    0
  • 31 май 2021 - 17:44
    ЗАМАНЧА КЫСТЫБЫЙ РЕЦЕПТЫ «Кыстыбый tatar-food» рестораннарының берсендә директор булып эшләүче Айнур Идиятулин белән «Чеп-чеби» кыстыбые әзерләдек. Аннан ашадык... Шундый тәмле булды! Серле рецептны сезнең өчен дип  язып та алдым. Уңайлырак булсын өчен фотога да төшердек. Рәхәтләнеп кулланыгыз!
    481
    0
    0

Блоглар