«ТУКАЙ ВАЙБЫН ТОТ!» КОНКУРС
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Ялкын» журналы «Тукай вайбын тот!» иҗади бәйгесе игълан итә.
Әгәр син мәктәптә укыйсың, шигырләр язасың икән, без сине Тукайга ияреп, заманча әсәрләр иҗат итәргә чакырабыз!
Тукайның үзен яраткан әсәрен сайлап, аны бүгенге көн күзлегеннән чыгып үзгәртеп, заманчалаштырып яз. Язылачак әсәреңнең форматына карата катгый таләпләр юк, ягъни, теләсәң, Габдулла Тукайның шигырен прозага күчереп тә яза аласың. Иң мөһиме: әсәренең нигезенә салынган мәгънә саклансын.
Габдулла Тукайның бай иҗаты белән тагын бер кат танышып чыгу, шәп бүләкләргә ия булу өчен бу - менә дигән мөмкинлек! Уйлан, илһамлан, фантазияңне эшкә җик тә, иҗат итә башла!
Белми калма
-
12 августа 2026 - 11:25
ТАТАРСТАНДА ПИЛОТСЫЗ АВТОБУСЛАР БАРЛЫККА КИЛЕРГӘ МӨМКИН
-
12 августа 2026 - 10:19
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАШИНА ЙӨРТЕРГӘ ӨЙРӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
11 августа 2026 - 15:29
КАЗАН МЭРИЯСЕ БДИ-2026 НӘТИҖӘЛӘРЕ БУЕНЧА ИҢ ЯХШЫ МӘКТӘПЛӘРНЕ АТАДЫ
-
11 августа 2026 - 15:11
БДИНЫ КАТЛАУЛАНДЫРЫРГА ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
Нет комментариев