Логотип Идель
Белми калма

СӘЛАМӘТЛЕКЛӘРЕ ЧИКЛӘНГӘН БАЛАЛАР СПОРТ ОБЪЕКТЛАРЫНДА БУШКА ШӨГЫЛЬЛӘНӘ АЛА

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү расписаниесе төзелеп, 1 августтан 6 муниципаль оешма йөзү, флорбол, мини-футбол, иппотерапия, дәвалау физкультурасы кебек юнәлешләр буенча күнегүләр үткәрелә башлады. 1 сентябрьдән исә бу исемлеккә тагын 9 объект кушылды. Хәзерге вакытта 15 спорт объекты мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен түләүсез нигездә хезмәт күрсәтә. Алар белән шөгыльләнүче тренерлар Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университеты базасында адаптив физкультура программасы буенча квалификацияне үстерү курслары узган.

Казан шәһәре Думасы депутаты Далия Гайнанова әйтүенчә, сәламәтлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тормышында спорт бик мөһим.

«Казан Мэрының мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әти – әниләре белән очрашуында балаларның өстәмә белем бирү сыйфатында яки мәктәптән соң спорт белән шөгыльләнә алуы, йөзү, сәламәтлекләрен ныгыту мәсьәләсе күтәрелгән иде»,  дип искәртте Далия Гайнанова.

Барлык секцияләрнең дә расписаниесе турында шәһәр халкы кайнар линия телефоны аша белә ала. Спорт белән шөгыльләнергә өлкәннәр дә килә алачак. Кайнар линия телефоны (843) 292-61-29 эш көннәрендә 9:00 дән 18:00гә кадәр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев