Логотип Идель
Белми калма

МАЙ БӘЙРӘМНӘРЕН НИЧЕК УЗДЫРЫРГА: БӘЙРӘМ ЯЛЛАРЫНА ПРОГРАММА

Татарстан «Пушкин картасы белән май бәйрәмнәре» акциясендә катнаша. Программада театр премьералары, концертлар бар, шулай ук күргәзмәләр оештыру, Татарстан музей-тыюлыкларына бару да каралган. Инде хәзер республиканың күп кенә музейларында балалар һәм олылар өчен мәдәни-белем бирү квестлары оештыру башланды.

Программа белән тулырак ТР Мәдәният министрлыгы сайтында танышып була.

ТР Милли музее генераль директоры Алиса Вяткина хәзерге вакытта музейда төрле чаралар оештырылу,концертлар, лекцияләр актив үткәрелү турында әйтә. Мәсәлән, бүген Милли музейда – Халыкара джаз көне. Анда көн буе һәр кеше джаз ишетә һәм аңа багышланган лекцияләр тыңлый ала. Шулай ук Алиса Вяткина джаз форматында татар башкаручыларының музыкасы яңгыраячагы турында да искә төшерә. Ә 7 майда исә музейның эчке ишегалдында 9 майга багышланган чара узачак. Анда хәрби автомобильләр күргәзмәсе, 40 нчы еллар биюләре буенча остаханәләр, бәйрәм эстафеталары һәм театр композицияләре күрсәтеләчәк. Биләр дәүләт тарих, археология һәм табигать музей-тыюлыгы да озын ялларда экскурсияләр оештырылу турында искәртә.

Бәйрәмнәрдә шулай ук театрлар да кунакларны көтә. Мәсәлән, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Ильфир Якупов 2 майда Муса Җәлилгә багышланган «Театр.музыка» дип исемләнгән премьерага чакыра. Биредә оркестр классик әсәрләр башкарачак, ә солистлар, театр артистлары, сәхнәдә үз чыгышларын ясаячак. Ильфир Якупов сүзләренчә, чара гадәти концерт кына түгел, бу – театральләштерелгән тамаша. Ул тагын театр залының көннән-көн яшәрүен дә билгеләп үтә. Театр директоры яшьләрнең Пушкин картасын актив куллануы турында ассызыклый.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, быел Татарстан халкы һәм кунаклары өчен Идел буйлап елга круизлары да оештырыла. Инде хәзер үк Казан-Алабуга-Чистай-Болгар-Казан, Казан-Самара-Тәтеш-Казан круизлары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев