Татарстан «Пушкин картасы белән май бәйрәмнәре» акциясендә катнаша. Программада театр премьералары, концертлар бар, шулай ук күргәзмәләр оештыру, Татарстан музей-тыюлыкларына бару да каралган. Инде хәзер республиканың күп кенә музейларында балалар һәм олылар өчен мәдәни-белем бирү квестлары оештыру башланды.