Логотип Идель
Белми калма

МАРКЕТИНГ ӨЛКӘСЕНДӘ БЕЛГЕЧ БУЛЫРГА ТЕЛӘҮЧЕЛӘР ӨЧЕН ШӘП ЧАРА КӨТЕЛӘ

25 апрель көнне 18.00 Казан Кремлендә (Присутственные места)  маркетинг буенча бушлай конференция узачак. Ул «Маркетинг өлкәсендә ничек үсәргә һәм клиентларга яхшы нәтиҗә бирергә» дигән темага багышлана. Чара агентлыклар, SMM-белгечләр, маркетологлар, дизайнерлар, трафик буенча белгечләр өчен үткәрелә. Конференциянең оештыручысы – «MOBi digital» маркетинг агентлыгы.

Чарада реаль кейслар мисалында 2023 елда маркетинг өлкәсендә нәтиҗәгә ирешү өчен үсеш инструментлары турында сөйләячәкләр.

Беренче тема лидогенерацияләргә ягъни товар һәм хезмәт күрсәтүләргә сатып алучылар табуга багышланачак. «Проектларның KPI һәм ахыргы нәтиҗәсенә ничек итеп 200 процентка ирешергә» темасы буенча «MOBi digital» маркетинг агентлыгына нигез салучыларның берсе Тимур Бадакшин сөйләячәк. Клиент белән шәхси чикләрне билгеләү һәм экологик мөнәсәбәтләр булдыру темасын «MOBi digital» маркетинг агентлыгына нигез салучыларның берсе Азат Шәмсевәлиев ачыклыйчак.

«MOBi digital» маркетинг агентлыгы 2019 елдан бирле эшли. Анда 20 белгеч хезмәт куя, алар арасында маркетологлар, таргетологлар, SMM-белгечләр, дизайнерлар, брендинг буенча белгечләр бар. Агентлыкның төп үзенчәлеге – бөтен диджитал-инструментларның бер җирдә берләшүе.

Конференциядә катнашу өчен сылтама. Катнашучылар саны чикле: бары 110 кеше.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев