25 апрель көнне 18.00 Казан Кремлендә (Присутственные места) маркетинг буенча бушлай конференция узачак. Ул «Маркетинг өлкәсендә ничек үсәргә һәм клиентларга яхшы нәтиҗә бирергә» дигән темага багышлана. Чара агентлыклар, SMM-белгечләр, маркетологлар, дизайнерлар, трафик буенча белгечләр өчен үткәрелә. Конференциянең оештыручысы – «MOBi digital» маркетинг агентлыгы.