Логотип Идель
Белми калма

ЧАЛ ТАРИХЛЫ, ӘММА ЯШЬ КҮҢЕЛЛЕ: КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫ ТЕАТРЫНА – 90!

Казан яшь тамашачы театры иҗади кич форматында 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Менә инде бер гасырга якын театр яшүсмерләр һәм яшьләр өчен рус телендә спектакльләр куюын дәвам итә. Юбилей кичендә сәхнәдә театрның үткәне һәм бүгенгесе турында махсус әзерләнгән «Я – Казанский ТЮЗ» спектакле күрсәтелде. Спектакльдән соң театр Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Яшь тамашачылар театры юбилей көне алдыннан питчинглар уздырды, берничә премьера тәкъдим итте. 30 ноябрь көнне исә театр рәсми рәвештә үзенең туган көнен үткәрде. Театрны котлап, аның үткәнен һәм бүгенгесен яратып, юбилей кичәсенә төрле яшьтәге тугры тамашачылар килгән иде. Кайчандыр театрның иң бәхетле һәм иң борчулы вакытларына эләккән яшүсмерләр хәзер инде залда олы абый-апалар булып утырды. Театрны котларга шулай ук Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Татарстан мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова, хәтта Россиянең башка театрлар вәкилләре дә килгән иде.

Үзенең олы яшенә карамастан, Яшь тамашачылар театры экспериментлар ясавын дәвам итә. Театр тамашачыларны гаҗәпләндерүдән туктамый, аудио спектакльләр дә тәкъдим итә, спектакльләр өчен рэп та яза. Театр чын-чынлап тамашачылар дип яный яши, аларга нәрсә кирәклеген белә һәм тоя. Шуңа күрә дә театр тамашачыларны берсеннән-берсе кызык булган премьералар белән каршы ала. Биредә яшүсмер дә, әти-әни дә, абый-апалар да үз күңелләренә хуш килә торган тамаша күрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев