Казан яшь тамашачы театры иҗади кич форматында 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Менә инде бер гасырга якын театр яшүсмерләр һәм яшьләр өчен рус телендә спектакльләр куюын дәвам итә. Юбилей кичендә сәхнәдә театрның үткәне һәм бүгенгесе турында махсус әзерләнгән «Я – Казанский ТЮЗ» спектакле күрсәтелде. Спектакльдән соң театр Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.