«АПУШ» БАЛАЛАР ТЕАТР СТУДИЯСЕ ТУГАН КӨНЕН БИЛГЕЛӘП ҮТӘ
13 мартта «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе үзенең беренче туган көнен билгеләп үтәчәк. Бәйрәм музыкаль-театральләштерелгән тамаша форматында узачак. Туган көндә 4 спектакльдән өзек күрсәтү, уеннар һәм фотозоналар эше каралган. Бәйрәмгә автор-башкаручы Илгиз Шәйхразиев киләчәк.
Бәйрәм чарасына укучыларның әти-әниләрен, авторларны, композиторларны, театр актерларын чакырачаклар.
Бәйрәмдә 3 төркемнең укучылары һәм барлык остазлар катнашачак. Балалар кичәне үзләре алып барачаклар, эш нәтиҗәләрен күрсәтәчәкләр, казанышлары һәм яңалыклары белән уртаклашачаклар, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 мая 2024 - 15:20
«УЕНФЕСТ»ТА КАТНАШ ҺӘМ «СОЧИ ПАРК» КОМПЛЕКСЫНА БАРУ МӨМКИНЛЕГЕН ОТ!
-
29 апреля 2024 - 21:39
ГРАФФИТИ, К-POP һәм ШӘП КОНТЕНТ: «ПОВ» ТУГАН КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
-
28 апреля 2024 - 12:22
КФУның ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫНДА «ТОТАЛЬНЫЙ ДИКТАНТ-2024» УЗДЫ
-
27 апреля 2024 - 12:15
ИНГЛИЗ ТЕЛЕН РӘХӘТ ИТЕП ӨЙРӘНҮ ӨЧЕН КИТАП ҺӘМ ДӘРЕСЛЕКЛӘР
Нет комментариев