13 мартта «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе үзенең беренче туган көнен билгеләп үтәчәк. Бәйрәм музыкаль-театральләштерелгән тамаша форматында узачак. Туган көндә 4 спектакльдән өзек күрсәтү, уеннар һәм фотозоналар эше каралган. Бәйрәмгә автор-башкаручы Илгиз Шәйхразиев киләчәк.