Логотип Идель
Ашыйбызмы?

КАБАКЛЫ КӨЗГЕ РЕЦЕПТЛАР ХИТ-ПАРАДЫ : 2 ӨЛЕШ

Кабаклы рецептлар хит-параданың икенче өлешенә күчик! Бу язмада сине запеканка, компот һәм драниклар көтә. Беренче өлеш – биредә

СЫР+КАБАКЛЫ ЗАПЕКАНКА

Гел чәй ризыклары гына пешерергә димәгән ич. Чираттагы тәмле әйбер – 4 кешелек туклыклы кызгылт сары запеканка.

Сиңа кирәк:

кабак – 600 г

каты сыр – 100г

йомырка – 1

кабак төшләре – 20 г

бераз тоз

кара борыч

үсемлек мае – 0,5 аш кашыгы

Пешерү процессы:     

Башта сиңа кабак боламыгын ясарга кирәк. Моның өчен кабакнын тышын әрчеп, бүлгәлә дә, духовкага 200 °С та 20-30 минут пешереп ал. Шуннан ул кабакларны кашык белән из дә, ул суынган арада 3/4 өлеш сырны кыргычтан уып чыгар. Шуннан кабак боламыгы янына шул сырны, борыч, тоз һәм йомырканы куш та читкә алып куй. Хәзер блендерда кабак төшләре һәм калган сырны әйләндереп ал. Пешерү өчен форманы үсемлек мае белән майла да, башта шунда кабак боламыгы булган катнашманы, аннан аның өстенә блендерда уылган сыр+кабак төшлесен сал. Булды, якынча 25-30 минут 180°С та пешер. «Ямми» булачак!

МАНДАРИН ҺӘМ КАБАКТАН КОМПОТ

Нинди якты төсләр эчәчәксең! Тизрәк әзерлә, тик үзеңә генә түгел – гаиләң өчен дә.

Сиңа кирәк:

кабак – 500 г

мандарин – 1

су – 2 л

шикәр комы – 4 аш кашыгы

бераз гына лимон кислотасы

Кайнату процессы:    

Шул ук сценарий буенча инде: кабакның тышлыгын салдырып, аны зур шакмакларга тура. Мандаринны салкын суда ю һәм, әрчемичә, түгәрәкләргә кисеп чык. 2 литр су салынган кәстрүлгә туралган кабак, мандарин түгәрәкләрен куш һәм уртача утка куй. Компот кайнаганда, утны минимумга кадәр киметергә һәм 25-30 минут пешерергә кирәк булачак. Компот әзер булырга 5 минут кала, шикәр комы һәм лимон кислотасы өстәргә кирәк. Булды, суынганын көт!

КАБАКТАН ДРАНИКЛАР

Хит-парадның бишенче урынын  белорус ризыгы – драниклар яулый. Тик бу традицион драниклар түгел.

Сиңа кирәк:

Кабак – 400 г

суган – 1

йомырка – 1

сарымсак – 2 тырнак

он – 4 аш кашыгы

петрушка

үсемлек мае – 2 аш кашыгы

бераз тоз

тәм өчен кара борыч

Пешерү процессы:     

Кабакны әрчеп, угычта уып ал. Зур суган һәм ике сарымсак тырнагын чистарт. Аннан суганны зур кисәкләргә кисеп, сарымсак белән бергә блендерда вакла. Соңыннан шуны кабак, йомырка, он, петрушка, тоз һәм борыч белән тирән савытта катнаштыр. Бик яхшылап бутарга кирәк. Табаны үсемлек маен салып кыздырып аласың да, әзер катнашманы бүлеп саласың. 1 драникка якынча 1 аш кашыгы кирәк булачак. Драникларны артык калын итмә, ике яктан да 3-4 минут түбән утта кыздырып ал. Әзер драникларны салфеткага куеп бара аласың, кәгазь артык майны үзләштерәчәк. Булды бу! Кабаклы драникларны каймак белән, кайнар килеш ашау киңәш ителә, яме?! Тәмле булсын.

Теги: ашау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев