Логотип Идель
Ашыйбызмы?

КАБАКЛЫ КӨЗГЕ РЕЦЕПТЛАР ХИТ-ПАРАДЫ: 1 ӨЛЕШ

Ноябрь беткәнче, көз төсе булган яшелчәдән тизрәк тәмле ризыклар пешереп, якыннарыңны сөендереп калырга өлгер. Без сиңа гади, әмма шундый тәмле 5 кызгылт-сары рецепт җыйдык. Шуларның икесе – бу язмада. Киттек!

СОЛЫ БЕЛӘН КАБАКТАН МАФФИН

Әниләр моны үзебезчә итеп кенә, кабаклы кекс дип атар иде. Бер авырлыгы да юк. Моны яраткан төрек сериалын караганда да әзерләп җитешергә була. Тик иң мөһиме – Серкан Болатны карап, маффиннар көеп китмәсен.

Сиңа кирәк:

кабак – 200 г

солы ярмасы – 75 г

он – 75 г

шикәр комы – 80 г

йомырка – 2

зәйтүн мае – 80 мл

чикләвекләр (үзең яратканнары) – 50 г

дарчин (корица) –  0.5 чәй кашыгы

камыр йомшарткыч (разрыхлитель)  –  1 чәй кашыгы

бераз тоз

Пешерү процессы:

Кабакны яхшылап тышын әрчеп, шакмакларга кисәргә кирәк. Аннан шуларны блендерга салып из. Блендерың булмаса, кыргыч та кулланырга мөмкин. Тик кабак боламык хәленә килергә тиеш түгел. Соңыннан зур савытка әзер кабак, йомыркалар, шикәр комы, тоз һәм зәйтүн маен кушып болгат. Янына солы ярмасын өстәп җибәр дә, тагын яхшылап бута. Әзер масса күпме озаграк тора, шуның кадәр ныграк күперәчәк. Хәзер монда яраткан чикләвекләреңне дә кушып җибәрә аласың. Он, камыр йомшарткыч һәм дарчин салырга оныта күрмә. Кекслар өчен кәгазь яки силикон формаларга камырны тутыр да, җылытылган мичтә 25-30 минут тирәсе пешер. Ышан миңа, бу тәмле кабаклы һәм чикләвекле маффиннар өйдә хуш исле атмосфера тудырачак.

ӘФЛИСУН СИРОБЫ КУШЫЛГАН КАБАКЛЫ КЕКС

Беренчесе текәрәк исемле иде. Әмма монысы да калышмый. Хит-парадыбызның икенче урынында әфлисун сиробы кушылган кекс тора. Монда алай ук кабак тәме килми, үзенең кабатланмас хуш исе белән сине әфлисун яулап алачак. 

Сиңа кирәк:

ак май – 125 г

шикәр комы – 175 г

йомырка – 3

алдан боламык рәвешенә китерелгән кабак – 200 г

он – 250 г

камыр йомшарткыч – 1 чәй кашыгы

бераз тоз

әфлисун  – 1

лимон –  0,5

Пешерү процессы:     

Алдан боламык рәвешенә китерелгән кабак кулланырга кирәк булачак. Аны син күпмедер сәгать алдан әзерләп куярга тырыш. Зур савытка йомшартылган май, шикәр комы һәм тоз сал.  Миксер белән 3-4 минут югары тизлектә кремга әйләнгәнче болгат. Шунда ук йомыркалар һәм кабак боламыгын куш һәм тагын болгат. Бу дуслар янына он белән камыр йомшарткычны да өстәргә онытма. Соңыннан өйдә булган иң матур кекс пешерә торган савытка әзер камырны җайлап сал. Кексны 180°С та 40-45 минут пешерергә куй. Ә кая соң әфлисун сиробы, диярсең. Кекс пешеп чыккан арада, әфлисунны әрчеп, аның һәм лимонның согын 150 г тирәсе сыгып ал да, 75 г тирәсе шикәр комын шуңа кушып, утка куй. 10-15 минут түбән режимлы утта сиропны әзерләп бетер. Әзер кексны шул сироп белән коендыр һәм якыннарыңны чәйгә чакыр!

Теги: ашау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев