Логотип Идель
Ялкын

«ЗВЕРЬ» БУЛЫП ТУМАДЫМ... »

Автобуска керү белән кондуктор: «Да что ты стоишь, как прибитый!» ‒ дип кычкырган икән, димәк, аның бүген кәефе яхшы түгел. Димәк, акчаңы түләргә дә тыныч кына бер почмакка барып посарга кирәк. Кондукторның ник кәефсез икәнен без хәзер ачыкларбыз.

Кондукторларны «зверь» дип атаучы кешеләр автобусларда иртә таңда гына йөриләр булса кирәк. «Кәефсез апа»лар нәкъ менә иртән-иртүк йокылары туймаганлыктан шундый була. 77нче маршрутта эшләүче Роза апа сөйли: «Йокы туймаган вакытларымда: «Китәм бу эштән! Җитте! Гарык!» ‒ дип тузынам. Ә болай көне буена вакыт сизелми дә үтә ‒ йә китап укыйм, йә бәйләгән булып маташам. Кеше күп булмаса, билгеле. Күңелсез, дорфа пассажир очраса, билгеле, кәеф төшә. Кеше сиңа нинди йөз күрсәтә, син дә аңа шулай карыйсың бит инде. Кайвакыт шундый мәрхәмәтсез, дөньядан ваз кичкән кешеләр белән аралашырга туры килә. Алар кондукторны кешегә дә санамыйлар. Эшем сездән акча алудан гыйбарәт икән, йә, мин нишли алам?!

«ПОКАЖИТЕ БИЛЕТ...»

Гайни оныкчыгы әнисе янына кайтып киткәч, барыбер эш юк дип, кондуктор булып эшләргә 47нче автобуска чыгып киттем. Бу – үземдә кондуктор уяту миссиясе.

Эш көннәре булса, бу автобус килька савыты кебек тулып, кып-кысан булыр иде. Студентлар бик күп йөри аның белән. Ә бүген болай «ничава» күренә: салонда нибары 5-8 кеше. Куркып кына кондуктор янына килдем: «Берәр круг булса да уратып алып кайтыгыз әле, – мин әйтәм. – Кондуктор булып эшлисем килә». Наташа апа (исеме шулай булып чыкты) башта шикләнеп карады: «А тебе это зачем? Из общаги выгнали что ли?» – ди. Барысын да аңлаткач, иярттеләр тагын үзе.

«Көне буена ни генә күрмим дә, нәрсә генә ишетмим инде. Берсе гомер ишетмәгән Кишер урамын таптырса, икенчесе хәмер чөмерә-чөмерә тормыш юлын сөйли, Путинны сүгә...» Салонга кешеләр керә башлагач: «Бар, кондуктор булып кара», ‒ дип, миңа автоматын тоттырып җибәрде Наташа апа.

Автомат дигәнем чынбарлыкта валидатор дип атала: «Ул эшләмәсә, пассажирлардан акча сорарга хакың юк. Ватылган икән – үзең гаепле». Шулай итеп, беренче клиентым пенсионер әби булды. Проездной билетын сузды, экранда «годен» сүзе калкып чыкты. Булды, дигәндәй, баш кактым да алга атладым. Бер егет 500 сумлык сузып: «Один», – диде. Минем гуманитарий башым, кисәк кенә эшләүдән туктап, 500дән 20не алалмый торды... Яхшы кондуктор буласың килсә беренче чиратта чутлый белергә кирәк икән. «Минем барлык «плюс», «минус»лар башта урнашкан инде. 50 сум бирсәләр – 30ны кайтарасың, 1 000нән 980не кире бирәсең. Гел бер тәртип, бер программа буенча эшләгәч, ул үзеннән үзе сеңеп бара инде», ‒ ди кондутор апа.

«КОНФЛИКТНЫ ҮЗЕҢ ЧЫГАРМА!»

Шулай автобуста «кататься» итеп йөрибез. Мин билетлар таратам, Наташа апа кондуктор хезмәте турында сөйли... Бервакыт салонга бер өер халык бәреп керде, бөтенесе яшьләр. Кайсының кулында сыра, кайсы сүгенә. Куркуымны күрепме, Наташа апа: «Кая, боларын үзем карыйм», ‒ диде. Кулымнан валидаторны алды да: «Так, пассажиры, за проезд, пожалуйста», ‒ дип, тегеләргә таба юнәлде. «Мы щас выйдем!», «У нас денег нет», «А ты точно кондуктор, че то непохоже» кебек мәгънәсез, тозсыз сүзләр, сораулар яудырганнан соң, бер юашракмы, тәрбиялерәкме егет: «За всех», ‒ дип акча сузды... Инде хәзер талаша башларлар, кондукторга кычкырып, түләмичә чыгып китәрләр дигән идем. Теге егет коткарды ситуацияне...

«Агрессив кеше белән күзгә-күз очрашуга карамастан, үзеңне тыныч тотарга өйрәнергә кирәк. Кеше сиңа ошыймы-ошамыймы, син аның белән яхшы, тәрбияле сөйләшергә тиеш, ‒ дип аңлатты миңа Наташа апа. ‒ Иң мөһиме: конфликтны үзең чыгарма!»

КУЯННАРДАН КОТЫЛЫП БУЛМЫЙ, «КӘБЕСТӘ» ЯРАТАЛАР...

Сер түгел, җәмәгать транспортында түләмәс өчен нинди генә хәйлә тапмыйбыз. Бер-ике тукталыш өчен егерме сум түлисе килми. Ә кондуктор һаман: «Вы платили?» - дип теңкәгә тия, бер ураганда ике тапкыр билетны күрсәтергә куша. Түләмичә калып булмаганда, бар дөньясын каһәрләп акча сузасың... Кайвакытта үзем дә уйлап куям. Ике адымлык юл өчен дә, ун километрга да, биш тукталыш, егерме тукталыш өчен дә ‒ бер үк бәя. «Ә менә күпме тукталыш үтүгә карап түләсәң, әйбәтрәк булыр иде», ‒ дим кондукторга. «Җайлы уйлыйсың син, мин бит кемнең кайчан кергәнен, кайчан чыгып китәсен күзәтеп тора алмыйм. Ә бәлки, ул бер тукталышка гына дип керер дә бишне утырып барыр? Җаен тапсалар, күптән шулай иткән булырлар иде инде. Автобус бит такси түгел», ‒ ди апабыз. «Түләмәүчеләрне нишләтәсез соң?» ‒ дим. «Нишләтәсең, кеше каргышы алмыйм дип, штраф салмый йөрим инде. Төрле вакытлар була. Кеше хәленә дә керергә туры килә. Ләкин әрсез рәвештә: «Мин бер генә тукталышка», ‒ дип, унбиш тукталыш барганнарга ачу чыга».

Наташа апа белән йөргәндә мондый хәлгә дә тап булдык. Керәләр дә иң арттагы урыннарга барып утыралар, башларын аска иеп баралар, йә йоклаган булып кыланалар. Имеш, алар инде әлләкайчан кергән... Ләкин тәҗрибәле кондуктор аларны әлләкайдан таный. Ә мин, юашлыгым белән, кешедән барып билет сорарга оялып йөрдем.

47нче автобус маршрутында кондуктор абый бар. Аның белән дә әңгәмә кормакчы идем, отпускыда булып чыкты. Берничә тапкыр аның белән тулай торакка кайтырга туры килде. Үз эшен 101%ка җиренә җиткереп эшләгән кондуктор ул. «Билетыңны күрсәт әле, проездноеңны тагын карыйм әле?» кебек сораулар белән йөдәтеп бетерә. Менә ул ‒ чын салон хуҗасы, үзенә кирәген дә таләп итә, гафу да үтенә белә. Дөрес, бөтен кеше дә «кәбестә» ярата, шуңа да аның белән бүлешәсе килми, ләкин җәмәгать транспортында йөрисең икән – түлә. Кагыйдәләр бөтен кешегә дә бер. Ошамаса ‒ машина ал.

«ЗВЕРЬ АПА»НЫҢ ТОРМЫШЫННАН:

  • кондукторларның аерым хезмәт хакы бара. Шуңа өстәп, премия дигәннәре дә бар икән. Нормадан арттырып, планны тутырып эшләсәләр, хезмәт хакына өстәмәләр була;



  • иртәнге биштә торасың да кичке унга кадәр аягөсте йөрисең;



  • аларда төшке аш төшенчәсе юк. Соңгы тукталышка барып җиткәч ашаштырып алалар да, шуның белән бетте.



  • автобуста гел чайкалып йөргәнлектән, йокы килә, егылып җәрәхәтләнергә дә мөмкин.


КЕРСӘГЕЗ, ЧЫГА АЛМАССЫЗ...

Ашыга-ашыга КФУның икенче корпусыннан төштем дә, «сигезле» троллейбусны күреп, шуңа чабам. Карасам, ишеге ачык, шофер тышта, эчтә кешеләр, ләкин берсе дә чыкмыйча утыра. «Можно зайти? Когда поедете?» – дим. «Ждём электричества. Вся линия стоит. Если зайдёте, уже не выйдете. У меня счетчик, я ничего не могу поделать», – дип аңлатты шофер абый. Шаккатым. Ишеккә карасам: дөрестән дә, анда махсус счетчик урнаштырылган. Кеше кергәнне-чыкканны чутлап тора.

Кондуктор (?) Юля әйтүенчә, эш вакыты тәмамлангач, счетчик белән көн дәвамында җыелган акчаларны чутлыйлар, тәңгәл килмәсә, хезмәт хакын күпмедер кисәләр, йә премиясез калдыралар. Автобусларда әлеге җайланма юк, чөнки моның өчен электр кирәк. Ике пассажирдан акча алып, берсенә генә билет тоттырып, үз кесәсенә акча җыя торган булсалар, хәзер троллейбус кондукторлары алдалый алмый инде. Койрыкларына счетчик элгәннәр.

Замана технологияләре белән җәмәгать транспортлары да алга шуыша. Тора-бара автобус, троллейбусларга кергәндә акчаны алдан алып куя торган җайланмалар уйлап табарлар әле. Кем белә, бәлки, менә шул очракта куяннар да кимер, «зверь»-кондукторлар да булмас...

МИННӘН 4 НӘТИҖӘ:

  1. Җәмәгать, сез бигрәк «прынсессалар» һәм «корольләр» икән! Кондукторга чүпкә караган кебек карыйсыз. Фууу!

  2. Юктан тавыш чыгару – әби-бабайларның иң яраткан шөгыле.

  3. Кондуктор дөрес сдача бирмәгән икән, кычкырырга ашыкма, ул көне буе синең кебек кешеләрне йөзне, ике йөзне, аннан да күбрәк күргән, ялгышырга да бик мөмкин.

  4. Җәмәгать транспортында йөргәндә үзеңнең дә, шоферның да, кондукторның да кеше икәнлеген онытма!


 

Юля, 20 яшь, кондуктор: «Үзем яшь булгангадыр, урын бирмичә утырган яшьләргә ачуланмыйм. Төрле хәл була бит: кемдер чирли, кемдер көн буе 16 смлы үкчәдә йөргән... Һәркем алҗый, яшьләрнең дә утырасы килә, бәяне бер төрле түлиләр бит. Яшьләрнең тәрбиясеннән тора торган фактор бу. Кемдер, буш урыннар булуга карамастан, басып барырга да мөмкин, кайсы берсе, әбине торгызып, үзе утырырга да күп сорамас...»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев