«ҮЗЕҢӘ ҺӘМ БАШКАЛАРГА ХЕЗМӘТ ИТ!"
Мәктәпләрдә укуның иң кызган чагы. ӨСТӘЛДӘ – бөр кочак БДИ китабы, төрле уку йортлары буклетлары, «ВКОНТАКТЕ»дагы төркемнәре... Ә башта мең сорау: ИМТИХАННАРНЫ НИЧЕК БИРЕРМЕН? Кайсы уку йортына керә алырмын? Нинди белгечлеккә укырмын? Гомумән, кем булырмын?
Бүген мин – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 1 курс студенты. Монда чит телләр өйрәнергә, әдәби әсәрләр иҗат итәргә теләгән, җыр, бию, рәсем сәнгатенә гашыйк булган студентларга бөтен шартлар да булдырылган. Институтта атаклы филологлар, тәрҗемәчеләр, тәнкыйтьчеләр, сәнгать осталары белем бирә. Бина заманча техника белән җиһазландырылган, лингафон кабинетлары, телләр өйрәнү буенча Халыкара лингвистик үзәк бар.
Миңа филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов белән аралашу бәхете елмайды. Бу әңгәмә «Ялкын» журналын укучы, мәктәпләрдәге чыгарылыш сыйныф укучыларына аеруча кызыклы һәм файдалы булыр.
Шәхси календарьда – шәхси бәйрәм
– Рәдиф Рифкатович, моңа кадәр чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән февраль, март, апрель айларында «Ачык ишекләр көне»ндә очраша идегез. Ә соңгы берничә елда ноябрьдә «Абитуриент көне» үткәрә башладыгыз. Бу нинди максат белән эшләнде?
– Календарьда нинди генә бәйрәм һәм истәлекле дата юк. Ни өчен безгә абитуриент көнен дә үткәрмәскә, дигән фикер килде. Шулай итеп өч ел элек безнең югары уку йорты календарена тагын бер бәйрәм өстәлде. Формасын һәм эчтәлеген ел саен үзгәртсәк тә, максатыбыз бер: чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен безнең вуз тормышы белән киңрәк таныштыру, аларга киләчәктә һөнәр сайлауда юнәлеш бирү.
Беренче елны безгә килгән чыгарылыш сыйныф укучылары югары уку йортында бирелә торган белгечлеклекләрдә үзләрен сынап карады. Әйтик, текстларны тәрҗемә итү, сәнгатьле уку, төрле жанрда рәсем ясау, музыка уен коралларында уйнау, бию күнекмәләре, әдәби әсәрләр анализлау – һәммәсе дә алар өчен бик кызык булды. Укучылар белән көзен үк очрашуның тагын бер максаты – аларга инде шул көннән үк бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекне башларга юнәлеш бирү.
Быел «Ачык ишекләр көне»н февраль, март һәм апрельдә уздырырга планлаштырабыз.
– Югары уку йортларында (үзем укыган КФУны да күздә тотам) – ел саен үзгәреш. Яңа белгечлекләр өстәлә, йә булмаса факультетлар, бүлекләр берләшә. Бу нәрсәгә бәйле?
– Хәзерге базар шартларына яраклашмасаң, алай гына да түгел, һәр өлкәдә яңалык кертмәсәң, тотрыклы рәвештә хәрәкәт итү, алга бару һич мөмкин түгел. Югары уку йортында да шуны күздә тотып эш алып барабыз. Үткән уку елында бездә биш бүлек булса, быел филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында өч бүлек эшли. Алар – Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге, Л.Толстой исемендәге рус һәм чит телләр филологиясе бүлеге һәм С.Сәйдәшев исемендәге югары сәнгать мәктәбе. Бүлекләр саны кыскара дип борчылырга кирәкми, студентлар өчен андый үзгәрешләр бернинди дә кыенлык тудырмый, киресенчә, яңа белгечлекләребез өстәлеп тора.
КФУның барлык институт һәм факультетларының сайтлары HYPERLINK "http://www.kpfu.ru" www.kpfu.ru порталына тупланган. Студентлар һәм булачак абитуриентлар өчен мөһим барлык мәгълүматны да шуннан табарга була. Моннан тыш, ректорга йә булмаса, институтларның җитәкчелегенә Интернет аша сораулар да җибәрергә мөмкин.
Алар – безне, без – аларны
– Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты – КФУның иң зур институтлары рәтендә. Белүемчә, хәзер монда өч меңләп студент белем ала. Коридордан узганда төркем-төркем чит ил студентларын күрәм. Аларның саны елдан-ел арта кебек.
– Чыннан да, соңгы елларда чит илләр КФУ белән хезмәттәшлекне тагын да киңәйтте. Безгә исә чит илләрдән студентлар рус һәм татар телләрен тирәнтен өйрәнү өчен килә. Шулай ук магистр һәм аспирантларыбыз арасында да чит ил гражданнары шактый. Алар телне генә өйрәнеп калмый, республикабыз тарихы, географиясе, бездә яшәүче халыкларның тормыш-көнкүреше, милли-мәдәни мирасы, гореф-гадәтләре белән дә таныша. Чит ил студентлары үз илләре һәм гадәтләре белән безнекеләрне дә таныштыра.
– Институтта чит ил студентлары белән форумнар, очрашулар уздырыла. Күптән түгел Швейцария студентлары белән бик күңелле очрашу булды. Тулай торакта да Кытайдан, Ираннан килгән яшьләр белән сөйләшеп чәйләр эчәбез, яңа сүзләр отып калабыз. Бу чит илдән килгән дусларыбыз өчен практик яктан телне үстерү өчен бик әйбәт. Ә менә үзебезнең студентлар чит илдә стажировка үтә аламы?
– Әлбәттә. Чит ил югары уку йортлары белән уртак хезмәттәшлек итү турында имзаланган килешүләребез бар. Шулар нигезендә, студентларыбыз чит ил югары уку йортларына стажировка уза. Үзебезгә дә чит ил югары уку йортлары мөгаллимнәрен эшкә чакырып китерәбез. Бу уңайдан, Төркия белән аеруча актив эшчәнлек алып барыла.
Тормышта үз урыныңны тап!
– Институт һәм университет тарихына күз салсак, монда кем генә белем алмаган. Күбесе – республика, ил күләмендә танылган шәхесләр, үз өлкәсендә югары казанышларга ирешкән дәрәҗәле белгечләр. Шушындый уку йортында белем алу – бәхет һәм горурлык. Ә укудан тыш, студентлар институтта тагын ниләр белән шөгыльләнә ала?
– Тәрбияви чараларга килгәндә, «Беренче курслар» бәйрәме, «Начни с нами», «Метро», «Студентлар язы» һәм башка чаралар, спорт буенча спартакиадалар оештырыла, студентларыбыз шәһәр һәм республикакүләм конкурсларда актив катнашып, җиңү яулап килә. Иҗат белән шөгыльләнүчеләр «Әллүки» берләшмәсенә йөри, «Илһамлы каләм» конкурсында, «Шигъри сабантуй»да катнаша, «Мизгел» яшьләр театрында уйный. Халык иҗатының «Милли хәзинә» фестивале инде Идел буе төбәге конкурсы дәрәҗәсенә күтәрелде. Быелдан җырчыларның Галия Кайбицкая исемендәге конкурсы да зур оешканлык белән башланып китте һәм ике елга бер мәртәбә үткәреләчәк. Бездә укыган һәр студентка бик күп мөмкинлекләр һәм шартлар тудырылган.
– Рәдиф Рифкатович, быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларына нинди теләкләрегез бар?
– Иң мөһиме – үзеңә гомерлек һөнәр сайлаганда, барысын да уйлап, әти-әниләрегез, укытучыларыгыз, өлкәннәр белән киңәшләшеп эш итәргә кирәк. Диплом алу гына үзмаксат булырга тиеш түгел. Син сайлаган белгечлеккә бүген һәм киләчәктә ихтыяҗ булырга, шул һөнәрең белән син үзеңә һәм башкаларга нәтиҗәле хезмәт итүгә ирешергә тиеш. Шул вакытта гына син тормышта үз урыныңны таба алачаксың. Ә хөзер исә бар көчне дә Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы бирүгә юнәлдерергә кирәк.
Сүз уңаеннан, безнең институт базасында гыйнвар аенда чыгарылыш сыйныф укучыларын БДИга әзерләү буенча курслар башланды. Андый курсларның кайчан һәм кайда узачагы турындагы мәгълүматны (843) 293-94-52 телефоны аша белешергә яисә HYPERLINK "http://kpfu.ru/main_page?p_sub=6775" http://kpfu.ru/main_page?p_sub=6775 адресы буенча Казан халыкара лингвистика үзәге сайтына кереп карарга мөмкин.
Дуслар, безнең институт сезне кызыксындырган икән, 15 февраль көнне узачак «Ачык ишекләр» көнендә көтеп калабыз сезне.
Фотолар Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
18 декабря 2024 - 15:05
КАЗАН БУЕНЧА АК ЕЛАН СӘЯХӘТКӘ ЧЫГА!
-
16 декабря 2024 - 10:35
ШАЯРТЫРГА ЯРАТУЧЫЛАР БЕР СӘХНӘДӘ!
-
13 декабря 2024 - 10:40
КАЗАНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ДИДЖЕЙЛАРНЫ БАРЛАУ, ТЫҢЛАУЛАР УЗАЧАК
Нет комментариев