Логотип Идель
Ялкын

ЗАМАННАН КАЛЫШЫРГА ЯРАМЫЙ

Унынчылар  ашханәгә төшәргә тагын соңга калдылар. Сыйныф җитәкчеләре Рәйсә Илгизовна аш әзерләнгән өстәлләр янында  укучыларын көтте-көтте дә, түземлеге бетеп, эзләргә китте үзләрен. Кичә дә шулай иде, өченче көнне дә. Хәер, әллә каян эзлисе юк, информатика кабинетында алар, әлбәттә.

9нчы сыйныфны тәмамлагач, укучы сайлау алдында кала: укуын кайда дәвам итәргә?  Безнең гимназияне сайлаган егетләр һәм кызлар алданмады. Аларга 2 төрле профиль буенча уку мөмкинлеге булдырылды. Берсе моңарчы да популяр булган социаль-экономик юнәлеш, икенчесе -  информацион-технологик. IT-класслар ачу идеясен Рөстәм Миңнеханов хуплады һәм аның ярдәме белән республикадагы 34 мәктәп, шул исәптән безнең гимназия дә, мондый мөмкинлеккә ия булды.

Икенче профильне  сайлаган укучыларны бәхет басты: законлы рәвештә атнага 8 дәрес информатика бит бу! Башкалар китап укып, кагыйдә ятлап утырганда, син рәхәтләнеп компьютерда уйныйсың. Кайсы егет моңа кызыкмас! (Бу профильне сайлаучыларның күбесе егетләр, араларында 4 кенә кыз  бар.) Шулай дип уйлаган идем дә бит, алай җайлы түгел икән шул.  Уку - кайда да “энә белән кое казу” инде ул. Моның шулай икәнлеген информатика  укытучысы Марат Наил улы белән сөйләшкәч аңладым.

Марат Наилевич,  атнасына сигезәр сәгать информатика күп түгелме?


Ул дәресләрнең дүртесендә генә информатиканы тирәнтен өйрәнәбез, калган дүртесендә ике төрле электив курс программасы үтелә. Берсе -  соңгы елларда аеруча популяр булган “Робототехника”, икенчесе – IT-JUMP курсы. Гомумән, информацион технологияләр -  хәзерге көннең иң актуаль өлкәсе. Һөнәр базарында да яхшы IT-белгечләр бик кирәк. Республикабызның җитәкчелеге дә бу юнәлешкә зур игътибар бирә. Ниһаять, егет кешене нәрсә белән кызыксындырып була? Әлбәттә, техника белән. Менә шуларны истә тотып, гимназия җитәкчелеге бу профильле юнәлешне тәкъдим итте.

Нәрсә белән шөгыльләнәләр соң дәресләрдә 10нчылар, башка дәресләрне генә түгел, хәтта ашауны да онытып?

Электив курслар вакытында алар проект төзиләр. Роботлар ясыйлар, шулар өчен программа язалар. Команда булып эшләргә өйрәнәләр.  Тыштан караганда уен кебек күренсә дә, бик җиңел һәм җайлы гына эш түгел программалаштыру. Күп нәрсәне белергә, бик нечкә операцияләрне дә истә тотарга кирәк. Бу юнәлешнең әһәмияте турында республикада үткәрелә торган профильле лагерьлар да сөйли. Укучыларыбыз берничә тапкыр Казандагы “Байтик” лагеренда булып, программалаштыру нигезләрен өйрәнде, шунда үткәрелгән конкурсларда катнашып, үзләрен күрсәтте, ял итте. Уңышларыбыз да бар инде. “Яшь программист» бәйгесендә катнашкан 4 егетебез – Идрисов Булат, Ибраһимов Әдил, Кәбиров Марсель, Галимов Фәнил, Мөҗипов Булат  “Компьютер презентациясе”, “Компьютер дизайны”, “Робототехника” номинацияләрендә  җиңү яуладылар.

Без информатика бүлмәсенә кергән саен ниндидер яңа җиһазлар барлыкка килүен күзәтәбез. Ул нәрсәләр?фото 2


IT-сыйныф ачылгач, балаларны укыту һәм өйрәтү өчен сенсорлы экранлы 14 ноутбук, LEGO EV3 дигән 7 комплект робототехника, роботларга сынау үткәрү өстәле, аларны саклау өчен шкаф кайтты. Без боларны дәресләрдә актив кулланабыз.

Марат Наилевич сүзләреннән мин укыту белән Иннополис университеты җитәкчелек итүен дә белдем. Әңгәмәгә бу сыйныфның “икенче әниләре”- Рәйсә Илгиз кызы да кушылды:

Сүз дә юк, хәзерге заман өчен бик кирәкле юнәлеш бу. Малайлар гына түгел, кызлар да чынлап торып кызыксынып китте. Буш вакытны ничек үткәрергә белмичә йөрүчеләр юк безнең класста. Элек артык күзгә ташланмаган, ачылып бетә алмаган укучылар да үзләренә шөгыль тапты. Марат Наилевич  укучыларда кызыксыну уята алды, иң мөһиме, минемчә, шул.

Укытучылар мактады мактавын да, ә укучылар үзләре ни уйлый икән соң? Мин берничәсеннән сораштырдым, һәм, ышанасызмы-юкмы, аларның фикере мөгаллимнәренеке белән туры килә бит. “Миңа аеруча практик дәресләр ошый, - дип сөйләп китте Кәбиров Марсель. - Без берничә төрле роботны төзеп, аңа программа язып карадык инде. Мәсәлән, сагызны төсенә карап аралый торган робот, эстафетага йөгерә торган робот, робот - сумо көрәшчесе. Программасын кертеп бетергәч, сынап карар алдыннан “Эшләп китәрме, ялгышмадыкмы?” дигән борчу һәрвакыт бар. Инде берничә тапкыр бәйгеләрдә дә катнаштык. Әллә ничә кат сыналган роботны күрсәткәндә, барыбер дулкынланасың. Практик ягы кызыграк булса да, теорияне белмичә берни барып чыкмый. 11нче сыйныфтан соң шушы юнәлештә укырга теләүчеләр дә бар арабызда.”

Менә шундый файдалы һәм  мавыктыргыч дәресләргә кем кызыкмас!  Ирексездән, нишләп мин 9нчы сыйныфны узган ел тәмамламадым икән дип тә уйлап куйдым.  Беләм, болай уйлаучы бер мин генә түгел. Ә  информатика бүлмәсендә  дөньяларын онытып мәш килгән бу егетләр һәм кызларга  хәзер  өйрәнгән һөнәрләре файдалы булмыйча калмас, мин моңа ышанам. IT – заманга аяк атладык бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев