Логотип Идель
Ялкын

«ҮЗ ТЕЛЕМ – ҮГИ ТЕЛЕМ...»

Россиянең «Алтын тавышы» − Николай Басков берзаман сәхнәләрдән үзен күкләргә чөя иде. Имеш, ул – чын блондин, имеш, ул – бөтен Россиягә дә берәү генә... Болай булгач, Булат та үзе турында авыз тутырып сайрый ала. блондин ук булмаса да... Аның каравы, ярты миллионлы Чаллыга берәү!


Яшермим... Телефоннан тавышы яңгырап торды үзе (кара, нәкъ әтисенеке төсле). Шулай да, каршыма калын лупалы күзлек, үтүкләнгән күлмәк, чалбар (әкәмәт челлә вакыты!) кигән, хәтта галстук аскан, карашын түбән төшергән бер оялчан егет килеп басар дип көткән идем. Кесә телефоны булмаса, нишләр идең?! Җавабы да гади: халык арасыннан «андый» Булат мәңге табылмас иде. Баксаң, ул – «үзебезнең чувак»! Киенүе, сөйләшүе, үз-үзен тотышы буенча да... Язма башына бераз күңелле ноталар керттем, чөнки алга таба... Кхм-кхм... Сөйләшүебез бормалы Амазонка елгасына охшап тора. КВНщиктан әллә ниләр көтәргә була!


54нче гимназиянең чыгарылыш укучысы Булат Газизов быел татар әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханын Чаллыдан берүзе тапшырган. Шул турыда «Азатлык» радиосына да язып чыкты. Язмасы «бомба» дисәң «бомба» иде. Берничә газета хәтта күчереп бастырды. «Миннән рөхсәт тә сорамадылар. Судка бирергәме әллә», – дип шаярта үзе.




  • Татар әдәбиятын сайларга яңа елдан соң карар кылдым. Укытучым Фатыйма апа Абзалова аптырады, ә дусларым, киресенчә, хуплады. Завуч: «Бер кеше әдәбият бирергә тели», – дигәч, Фатыйма апа башта алдымда торган берәүгә ишарәләп: «Менә бу кызмы?» – дип сорады.


Булат татар журналистикасы бүлегенә керергә җыенган. Ягъни, әтисе юлыннан китәргә. Әйтергә кирәк, Гафиулла абый үз язмаларында һәрвакыт милләт сагында тора.




  • Дәрестә тема буенча җавап бирәм дә, әсәр укый идем, – дип әзерләнүе турында сөйли егет. – Калган фәннәрдән тест җыентыклары белән дөнья тулы. Ә әдәбияттан... Укытучым нибары берне генә таба алды. Конкрет булмаган урыннары да җитәрлек иде.


Татар әдәбиятыннан имтиханны химия белән бер мәктәптә үткәргәннәр. Кагыйдә буенча, кемнең кайсы кабинетта урнашканы турында исемлек эленә. Химия тапшыручыларныкы булган, ә татар әдәбиятыннан.... юк! Фатыйма апасы кем беләндер сөйләшкәч кенә бер бит чыгарып элгәннәр. Һәм анда бер генә исем булган.


- Бүтән имтиханнарда кабинетлар шыгрым тула. Ә бу юлы миннән башка беркем юк! 1нче рәтнең 1нче партасына утырттылар. Әллә ничек булып китте. Тестлар таратучы рус абые керде дә: «Он один что ли?.. Давай, защищай Татарстан!» – дип, уңышлар теләде.


Әй, юмарт та инде безнең министрлык! Булатка сайлауга 6 вариант җибәргәннәр... Бер сынау үткәч, икенчесе килеп баскан – нәтиҗә көтү. Бер-ике атна тикшерерләр, дип вәгъдә иткәннәр дә, ахыр чиктә, барыбер сузганнар... Их, Булат, Булат... Шулкадәр укып бетерелмәслек итеп язмаска булган сиңа! Беркөнне мәктәпкә үтеп барышлый гына кергән дә, шатлыклы хәбәр ишетеп чыккан: имтиханны 64 баллга тапшырган. Ул үзе канәгать.


Әдәбияттан кала, егет мәҗбүри саналган математика һәм рус теленнән генә имтихан тапшырган. Шуңа күрә хәзер ул Пушкин әкиятендәге карчык төсле ярык тагарак алдында. Чөнки ТАТАР журналистикасы бүлегендә ТАТАР әдәбиятының кирәк булмавы ачыкланган... Татар әдәбияты болай да бер уку йортында да таләп ителми.




  • Рус әдәбияты журфакның татар бүлегендә ник кирәктер? Аны белү дәрәҗәсен рус теле имтиханына карап та белергә була, – дип, республикадагы вәзгыятькә аптырый Булат.


Егет әтисе киңәше белән Казахстан белән Төркиянең уртак югары уку йортына керергә тәвәккәлләгән. 100 сораулык тестны ул шау-шулы кафеда язган. Чөнки мәгариф һәм фән министрлыгында төшке аш вакыты булган.


Мәктәптә Булат «Иттифак» (бердәмлек) газетасын җитәкләгән, шаяннар һәм тапкырлар клубында уйнаган. Шуңа да «каршыңа Татарстан президенты килеп басса?..» соравыннан куркып калмады.


- «Татар белән рус телләре «кәгазь»дә бертигез дәрәҗәдә, ә ни өчен гамәлдә алай түгел?» Юк, менә бу сорау аның өчен күпкә кызыклырак булыр: «Машиналар юк чакта атларда чабышканнар. Әгәр шундый заман кире кайтса, үзегезгә нинди ат сайлар идегез?»


Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, түземлеге төкәнгәч, Булат патриотик җыр язган. Интернетта аны Булат Газизов буларак эзләсәгез, тиз генә таба алмассыз. «Татарча, татарча... Татарча сөйләшергә, беркемнән курыкмыйча, беркемнән оялмыйча», – дип, рэпны ул BoolGUZ булып «укый». Булатның тормышы кайвакыт татар теле кысаларыннан да чыга икән. Моны аның тәхәллүсенә карап чамаларга мөмкин.


ТУГАН ТЕЛ КИРӘКМЕ?


Чаллыда Булатның әдәбияттан имтиханны берүзе генә тапшырганын белгәч, йөрәк түзмәде: республика күләмендә мондый «супермен»нарның ничәү булуын ачыкларга керештек. Мәгариф һәм фән министрлыгының бердәм дәүләт имтиханын оештыру бүлеге безгә әлеге мәгълүматны ачыкларга ярдәм итте. Нәтиҗәләргә күчкәнче, искәрмә: татар теле һәм әдәбияттан имтихан бердәм республика имтиханы, ягъни БРИ дип атала, алга таба шушы хәрефләр тезмәсен кулланачакбыз. Бердәм дәүләт имтиханы дәрәҗәсен алу турыдагы закон проекты 2011 елда кабул ителде, ләкин быел укучылар аны әле БРИ буларак тапшырды. 2011 елда Татарстанда 11 классны тәмамлаган якынча 21,5 мең укучы арасыннан татар әдәбиятыннан БРИны 3 (!!!) кеше тапшырган. Берсе безнең, инде хәзер сезнең дә таныш – Булат, Чаллыдан, тагын ике кешенең Арча һәм Яшел Үзәннән булуы ачыкланды. Быел уртача балл 56,7 булса, 2010 елда бу сан 54 баллга тигез булган. Статистикага күз салыйк: 2006 елда татар теленнән БРИны  – 272 кеше, 2007 – 350, 2008 – 373, 2009 – 152, 2010 – 55, ә 2011дә – 37 кеше тапшырган. Елдан-ел татар теленнән имтихан тапшыручылар саны кими, ә уртача балл үсә: узган ел 66,9, 2011дә 68,3 балл.


ФИЛОЛОГ БУЛЫРГА ТЕЛӘГӘН ЮРИСТ


Татар теленнән БРИ тапшыручылар арасында рус егете Порошенко Вячеслав Олегович та бар. Башка милләт вәкиле була торып, татар теленнән имтихан тапшырган бердәнбер кеше ул быел Татарстанда. (2009 елда андыйлар – 9, 2010 – 6 кеше булган). Слава Учхоз урта мәктәбен (Биектау районы 1нче урта мәктәбе филиалы) тәмамлаган. Беренче класстан ук бик теләп татар телен өйрәнгән, хыялы югары уку йортына кереп рус һәм татар телләрен чагыштырып өйрәнү булган. Әйе, булган гына шул, чөнки хыялын тормышка ашыра алмый ул. БРИны 68 баллга тапшыра, шатланып документларын кабул итү комиссиясенә күтәреп бара. Тик «филология факультетына керү өчен, рус әдәбиятыннан БДИ тапшырырга кирәк иде» – дип аны кире борып җибәрәләр. Тик Слава югалып кала торганнардан түгел!




  • Хәзер мин – Россия хөкем академиясенең (Российская академия правосудия) юриспруденция факультеты студенты. Алты фәннән БДИ тапшырдым, алар арасында бу югары уку йортына керү өчен барлык кирәкле фәннәр дә бар иде, бик теләп укырга алдылар.

  • Слава, синеңчә, ни өчен бүген татар теленнән имтихан тапшыручылар саны көннән-көн кими?

  • Дөресен генә әйткәндә, мин бу сорауга җавап бирә алмыйм. Шундый җиңел тел, миңа аны өйрәнү авыр булмады. Татар телен өйрәнү кечкенәдән ошый иде. Гомумән, рус классы булса да, татар телен бездә һәркем белә. Бәлки, укытучыбыз Илсөяр Габдрахмановна күп тырышлык куйганга шулайдыр.

  • Татар телен тырышып өйрәнүләрең бушка булган. Керергә теләгән филологиягә ишекләр ябылган. Хәзер сиңа татар теле бөтенләй кирәк булмаячак бит.

  • Юк, мин бит Татарстанда яшим. Татар телен белү зур плюс булачак. Татарлар белән татарча аралаша алам.


Татар теле һәм әдәбияттан имтиханнарны сайламаган укучылардан «гаеп эзләргә» ашыкмыйк. Авыр сынауларны үтеп тә, ябык ишекләр каршында берсенә дә туры килми торган ачкыч тотып басып калуың ихтимал. Алга таба да шулай дәвам итсә, татар теле һәм әдәбиятыннан имтихан тапшыручыларны «кызыл китап»ка кертергә кирәк булачак.


ФИКЕРЛӘР


Разил Вәлиев (Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе): Бу – башбаштаклык! Югары уку йорты җитәкчеләре Россия законнарын белмиләр, белсәләр дә үтәмиләр килеп чыга. Быел татар теле һәм әдәбияттан имтиханнарга бердәм дәүләт имтиханы статусы бирелде. Бу балаларның әти-әниләренә хокукларын яклап шунда ук прокуратурага мөрәҗагать итәргә кирәк иде. Без хокукларыбызны белмибез. Татар теленнән имтихан бирүчеләр саны артсын дисәк, ике юнәлештә эш алып барырга кирәк. Беренчедән, татар телен эшләү, яшәү өчен кирәкле тел итү, бу – дәүләт эше. Икенчедән, милли рух, аң үстерү. Монысы инде дәүләтнең һәм һәрберебезнең  уртак эше.


Миләүшә Салахова (Мәгариф һәм фән министрлыгының БДИны оештыру бүлегенең өлкән белгече): Татар теле һәм әдәбиятыннан имтиханнарга БДИ дәрәҗәсен бирү зур плюс булачак. Шулай ук югары уку йортларында татар теле таләп ителә торган юнәлешләрне, бүлекләрне арттыру файдалы булыр иде.


Илдар Гыйльметдинов (РФ Дәүләт Думасы депутаты): Бүгенге көндә татар теле белән татар әдәбиятыннан имтиханнар бирү рөхсәт ителде. Тапшыру тәртибен Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы көйләргә тиеш иде. Кызганыч, кайбер норматив документлар эшләнеп бетмәгән әле. Мисал өчен, татар теле белән бәйле факультетларда татар теле һәм әдәбияты баллары исәпкә алынырга тиеш. Тик әлегә алай түгел. Икенчедән, җәмәгатьчелек татар теленең кирәге юк, тормышта ансыз да яшәп була дигән нигезсез караш белән яши. Өченчедән, яшьләр үзләре дә телне тирәнрәк өйрәнергә омтылмый.


Васил Гарифуллин (Казан федераль университетының журналистика һәм социология факультеты деканы):




  • Васил абый, нишләп журфакның татар бүлегендә татар әдәбияты кирәк түгел ул?

  • Бик кирәк! “Татар әдәбияты кирәкми” дигән сүзне безнең авыздан беркайчан да ишетә алмассыз. Татар теле белән әдәбият күп укытыла бездә. Эш шунда – барлык кагыйдәләрне РФ Мәгариф һәм министрлыгы билгели бит. Ләкин без бу проблемадан азмы-күпме чыгу юлын таптык: БДИ имтиханнарыннан тыш, без үзебездә аерым иҗади имтихан үткәрәбез. Керергә теләүчеләр әдәбиятка кагылышлы инша язалар, телдән 10 сорауга җавап бирәләр. Кимендә биш соравы әдәбияттан була.

  • Әгәр баланың рус теленнән дә, рус әдәбиятыннан да баллары югары, ә татарча начар сукалый икән, аны төшереп калдырасызмы?

  • Әлбәттә! Без бит иншаларны һәрьяклап тикшерәбез: грамматикасын да, стилистикасын да... Татар бүлегенә укырга кергәндә татар әдәбиятының исәпкә алынмавы безгә генә түгел, милли журналистикасы булган барлык халыкларга да кагыла: башкортка да, удмуртка да, чеченга да...

  • Алар белән берләшеп, күмәк хат язып караганыгыз бармы соң?

  • Бу мәсьәләне без һәрвакыт күтәрәбез. Журфакка БДИны бөтенләй кертмәү, ике баскычлы укыту системасына да каршы хат яздык. Әмма министрлыкның моңа исе дә китми.

  • Васил абый, Булатка ниндирәк киңәш бирә аласыз?

  • Һәрхәлдә, рус теле, математика һәм татар әдәбиятын гына биреп, ул безнең илдә югары уку йортына керә алмас инде. Бердәнбер юл – техникумга бару. Бер ел чамасы күңеленә якын булган юнәлеш буенча укысын да, бер елдан, рус әдәбиятыннан имтихан тапшырып, һичшиксез, безгә килсен!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев