Ялкын
ЮЛ МЕНДӘРЕ ЯСЫЙБЫЗМЫ?
Җәй – маҗаралар галәме. Сәяхәтләр, кунаклар, «Cәләт» аланнары... Бу туктамас вакыйгалар эчендә йокыны да онытмагыз. Җәй өчен иң мөһиме – мендәр. Шуңа да бүген юл мендәре ясыйбыз.

Башта эзерләнәбез: кайчы, ясалма мех, мамык материал, синтепон, инә-җеп, ясалма күзләр, кәгазь, карандаш, акбур, циркуль кирәк булачак. Тегү машинасы да эшкә ярап куяр.

Ак кәгазьдә өлге ясыйбыз. Циркуль белән үлчәп, ике түгәрәк сызабыз, диаметрлары – 15 һәм 35 см.булачак. Бер почмагын тоташтырмый калдырабыз. Мендәрнең бер очы да очлы булырга тиеш, анда борын булачак.

Әзер өлгене кулланып, мамык тукымадан ике деталь кисәбез. Аларны бер-берсенә кушып типчергә кирәк. Онытмагыз, детальләрнең йөзе аста кала.

Буеннан-буена типчеп чыкмагыз, койрык буласы урында 10 см. араны текми калдырыгыз. Тегү машинасында типчелгән урыннарны тегегез.

Очлы борын ясар өчен ясалма мехтан һәр ягы 9 см.киңлегендәге өчпочмак кисеп алыгыз. Койрык өчен 15-15-8 см. озынлыгында тукыма әзерләгез. Колаклар исә 7-7-5 см. булачак.

Борынны конус формасында тегеп куябыз һәм мендәрнең очлы ягына беркетәбез.

Колакларның артына исә мамык тукыма тегәбез, борыннан 15-20 см. өскәрәк беркетәбез.

Мендәр эченә синтепон тутырабыз. Койрыкны урынына тегеп куябыз!

Күзләрне ябыштырабыз.

Менә юл мендәре әзер дә! Хәерле сәяхәтләр сезгә, «Ялкын»лы дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
Нет комментариев