Логотип Идель
Ялкын

«ЮГАЛСАҢ, ЮГАЛЫП КАЛМА!»

Безнең борынгы бабаларыбыз табигатьне үзенең биш бармагы кебек яхшы белгән. Урман эчендә компастан башка дөрес юнәлешне билгеләү, шырпысыз учак кабызу, ризык табу, шалаш кору алар өчен зур кыенлык тудырмаган.

Безгә – техник җайланмалардан башка яшәүне күз алдына да китерә алмаган замана балаларына – бу гаҗәеп хәл булып тоела. Ә шулай да... кыргый урманда адашып калсаң – нишләргә?

«Пычагың булса – тәвәкәллә!»

Танышым Марсельнең өндәве шундый: «Югалып калмаска! Сине тапсыннар өчен барысын да эшләргә!» Аның өчен бу сүзләр зур мәгънәгә ия – ул аларның хаклыгын «үз тиресендә сынаган» кеше. Урманда адашып, үлемнән чак котылып калган егет: «Мин бу маҗарага бөтенләй әзер түгел идем. Бернинди җайланмаларсыз, әзерлексез килеш урманда адашу – ул виртуаль чынбарлыкта сәяхәт итү генә түгел икән»,  ̶  ди.

Марсель Касыймов, «Театр на Булаке» театры артисты:

Бу хәл 2009 елның 12 июнендә булды. Дусларым белән Әтнә районының Бәрәзә авылына кунакка кайткан идем. Шундагы урманда адаштым. Иң кызыгы – мин ике көннән соң театрда Е. Гришковец әсәре буенча куелган спектакльдә урманда үлеп калучы солдатны уйнарга тиеш идем. Адашып йөргәндә, бу сәер тәңгәллек юкка гына түгелдер дип шикләнә калдым.

Мин урманны бик тиз генә кичәрмен дип ышанган идем. Тик ул сазлыклы җир булып чыкты. Сизәм – эчкәрәк кергән саен хәтәррәк була бара. Өстемдә спорт чалбары, футболка, җиңелчә куртка, аягымда ап-ак кәттә кроссовкалар. Баштарак мин кроссовкаларымны пычратмыйм дип, сак кына атлап бардым. Аннан алар кайгысы калмады... Киемнәрем сазлык ләменә буялып, ботакларга эләгеп ертылып, теткәләнеп, тәнем сыдырылып бетте. Чып-чын чытырман иде ул. Аяк астында җир бар да, юк та кебек. Кайда бассам төшеп китәрмен икән дип барасың. Кесәмдә телефон белән зажигалка гына. Телефон, әлбәттә, «тотмый», зажигалка – кабынмый. Үтереп эчәсе, ашыйсы килә. Сазлыктан кием аша сөзеп су эчеп карадым – астан ләм күтәрелә дә, авызга балчык тула. Җиләк-җимешнең әсәре дә күренми. Маймычлар, йә бакалар тотып ашасаң гына инде.

- Мәктәптә походларга чыгар алдыннан өйрәткән күнекмәләр хәтергә килдеме соң?

- Учак кабызу ысулы хакында әйтүеңме? (Көлә.) Мәсәлән, Discovery каналында кыргый урманнарга чыгучы төркемнәрне күрсәтәләр. Алар анда рюкзагына суын, ризыгын, бөтен кирәк-яракларны төяп чыгалар да, без кыргый табигать шартларында исән-имин калуның юлын беләбез дип шапырыналар. Үзем белән тиешле җайланмалар булса, мин дә аптырап калмас идем!

- Шулай да иң кирәк әйберләр – нәрсә?

- Әгәр кайда да булса юлга чыгасыз икән, үзегез белән өч әйбер алырга онытмагыз – бау, пәке һәм чакматаш. Алар булса, сез теләсә нинди ситуациядән чыгу юлын таба алачаксыз. Иң мөһиме – пычак. Миңа шул хәлдән соң пәке бүләк иттеләр. Пычагың булса – тәвәкәлләргә мөмкин!

- Ничек котылдың?

- Йөри торгач, Ашыт елгасына килеп чыктым. Каршы ярдагы агайлар мине күреп алды да, көймә белән килеп алды. Ашаттылар, эчерттеләр, аннан дусларыма шалтыраттым.

- Бу хәл синең дөньяга карашыңны үзгәрттеме?

- Ничек кенә әле! Тормышта һәр нәрсәгә дә әзер булырга кирәк – шуңа өйрәтте. 12 июньне мин хәзер үземнең икенче туган көнем дип исәплим.

Белгеч сүзе. Илдар Җамалетдинов, туризм буенча РФ спорт мастеры:

Мин балалар белән бергә бик күп күңелле һәм мавыктыргыч сәяхәтләр кичтем. Татарстанда гына түгел, Уралда, Кавказ, Карпат тауларында, Тянь-Шаньда, Карелиядә, Алтайда, тагын әллә кайларда булдык без. Сәяхәтләрнең 1 нче категориялесенә дә (өйрәнчекләр өчен), 5 нче категориялесенә (профессионаллар, мастерлар өчен) дә шаһит булганым бар. Алар катлаулылыгы буенча гаять төрле.

Әмма әзерлекле сәяхәтче өчен «катлаулы сәфәр» дигән төшенчә юк. Әзерлекле сәяхәтче өчен «Юл. Төркем. Максат» төшенчәсе генә бар. Һәм – саклык, җаваплылык хисен инкарь итми торган Романтика. Сине һәр адымда «егетлек»тә сыный торган «башка» Романтика. Йә, син әзерме аңа? Җавабың ничек булса да, сәфәр чыкканчы, түбәндәге шарт-кагыйдәләргә күз сал әле!

Ниләр кирәк

Походка чыкканда һәркем үзе белән кирәк әйберләр һәм тиешле җайланмалар ала. Син боларны яхшы беләсең: шырпы (чакматаш), бау, пәке, фонарь, палатка, ятак һәм азык-төлек. Алардан башка сәфәргә кузгалу – акылсызлык.

Үзеңне ничек тотарга

Төркем белән сәяхәт иткәндә, бер-береңә карата җаваплылык хисе – иң мөһим шарт. Иптәшләреңне һәрдаим барлап торырга, аларга карата ярдәмчел булырга кирәк. Бу хәвеф-хәтәрдән саклануның иң сыналган чарасы.

Адашкач...

Ситуация никадәр генә җитди булмасын, паникага бирелергә ярамый. Бу – төп шарт. Әгәр үзең белән бернинди җайланмалар, кирәк-яраклар юк икән, борчылма. Тынычлан һәм искә төшер – урманда үз-үзеңне тотуның элементар кагыйдәләре бар. Алар түбәндәгеләр:

Юнәлеш билгеләү: Тирә-юньгә күз сал. Компас булмаган хәлдә дә, каен һәм нарат агачларына игътибар ит – аларның кайрысы төньякка караган якта караңгырак төстә була. Ташлар, тау битләре, кыялар да төньякта караңгырак, күбесе мүк белән капланган.

Дөрес хәрәкәт итү: Җәйге урманда хәрәкәт итү җиңелрәк. Күз сал – якын-тирәдә сукмак, тапталган урыннар юкмы, елга тавышы ишетелмиме. Әгәр аермачык күренеп торган сукмак булса – шунда юнәл. Ул юлны кемдер салган бит, димәк, сукмак сине кешеләр яшәгән тарафка илтәчәк. Якында гына елга булса, син яр буенча хәрәкәт итә аласың. Ул сине, һичшиксез, торак урынга китерәчәк.

Учак кабызу: Башта учак урынын әзерлә. Ул ачык урын (урман аланы) булырга тиеш. Әгәр җир юеш икән, агач ботакларыннан, яисә ташлардан платформа корып куй. Ягар өчен бары коры ботакларны гына сайла. Юеш  урында коры ботакларны ауган агачлар астыннан табарга мөмкин. Иң тиз янып китә торган материаллар – чыршы һәм нарат күркәләре, агач кайрысы, ылыс, коры үлән, мүк, абага яфраклары, мамык, чүпрәк, кош каурыйлары. Әгәр яныңда шырпы булып, ул юешләнгән икән, шырпының кибүен көтә аласың. Минем юлдашларым еш кына шырпыны чәч арасына кыстырып куялар да, башларына җылы башлык киеп киптерәләр.

Шырпың булмаса: Яныңда линза, яисә көзге бар икән, бик яхшы. Алар кояш нурларын фокуска җыяр өчен кулай – тиз янып китә торган коры әйберләрне кабызып җибәрә аласың. Яки ике коры ботак ал да, аларны бер-берсенә озаклап ышкы. Ботакларның берсендә ярык булырга тиеш, анда яндыру материалын урнаштыр. Бу озак һәм ялыктыргыч процесс, әмма «тырышкан ташка кадак кагар» диләрме әле?

Су табу: Безнең урманнарда чиста су табу зур кыенлык тудырмый. Су булмаган очракта, иртәнге һәм кичке чык, яңгыр суын җыеп эчәргә мөмкин. Сазлыклы урыннарда суны сөзеп эчәргә киңәш ителә.

Ризык табу: Безнең урманнарда күпчелек җиләк-җимеш һәм үләннәр ашарга яраклы. Шулай да, агуланмас өчен, кошлар һәм җәнлекләр ашаган җиләкләрне генә авыз ит. Гөмбәләр очратсаң да, аларның бары тик белгәннәрен генә сайла. Урманда озак йөрергә мәҗбүр булган кешеләр, әлбәттә, туклануның башка юлларын да эзләргә тиешләр. Кечкенә җәнлекләргә ау оештыру, балык тоту кебек ысулларны күздә тотуым.

Шалаш кору: Моның өчен яныңда пәке һәм бау булуы зарур. Алар булмаган очракта, ботакларны сындырып үзеңә «яшеренү» урыны әзерлә. Җәй көне һава чагыштырмача җылы, әлеге корылма беренче арада шалашны алыштыра ала. Уртага нык ботак беркетеп, калган ботакларны «зонт» рәвешендә тезеп чык, ботакларны бауны алыштыра алырдай әйбер табып бәйлә. Тыштан яфраклар белән капла.

КЫСКАЧА БЕЛЕШМӘ

Илдар Вәлиулла улы Җамалетдинов

Өстәмә белем бирү буенча Югары категорияле педагог, туризм буенча РФнең спорт мастеры, РФнең атказанган сәяхәтчесе, спорт буенча Бөтенроссия категориясендәге хөкемдар, ТРның физик культура буенча атказанган хезмәткәре. Казан шәһәренең «Простор» балалар һәм яшүсмерләр туризмы үзәге белгече, танылган сәяхәтче һәм эколог.

Спорт туризмы буенча элеккеге СССР һәм Россия буенча күпсанлы ярышларның призеры һәм чемпионы. Памир, Тянь-Шань, Таймыр ярымутравы, Төньяк Полюска фәнни экспедицияләрдә катнаша, 2009 елда дөнья буйлап таралган һәм традицион диннәрнең III Съезды уңае белән оештырылган «Нур Юлы» Тынычлык һәм Бердәмлек Маршы составында Мәккәгә җәяүле хаҗ сәфәре кыла.

Туризм буенча 500 дән артык спортчы тәрбияли. Шәкертләренең 1000 нән артыгы «Россия туристы» дигән мәртәбәле значокка ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев