Логотип Идель
Ялкын

ЮГАЛГАН БЕЛӘЗЕК (АХЫРЫ)

Кызның әнисе, бу хәлгә йөрәге түзмичә, шундук җан бирде. Әбисе дә урын өстенә ауды. Бар авылны шаккаттырган ачы үлем һәркемгә кызганыч тоелды. Авызларында бер сүз: «Яшь иде бит әле…»


Дилә, Ләйләнең гәүдәсен күргәч тә, моңа ышанмый торды. Хәтта еларга да оялды үзе алдында. Аңа Ләйләнең кесәсеннән табылган хатны бирделәр.


«Соңгы тапкыр сиңа Дустым диеп дәшим әле, Дилә. Беләм, синең өчен мин дошманга әйләндем, әмма син минем якын дустым булып калачаксың. Никләр генә сорадым икән беләзегеңне? Үземнең башыма күпме бәла алып, дуслыгыбызны чәлпәрәмә китердем бит. Хәзер дә шуның өчен үкенеп туя алмыйм. Ул көнне мин аны кулымнан төшермәдем, кешегә дә кагылдыртмадым. Тик иртә белән уянганда ул юк инде инде. Шуңа күрә сиңа йөгердем, тик уңай җавап ишетмәдем. Син күптәнге дуслыгыбызны бер беләзеккә алыштырдың. Әле, җитмәсә, бөтен кеше каршында минем серемне сөйләдең. Миңа ничек кенә авыр булмасын, мин сине дуска санадым. Җаным белән ант итәм «Мин синең беләзегеңне урламадым.»


Хатны тотып озак басып торды Дилә. Аннан алмагачка башын бәрә-бәрә еларга тотынды. Аны, билгеле, беркем дә юата алмады. Авыр чагында Сәриясе дә күренмәде. Дуслар - шәүлә кебек алар, кояшлы көндә генә синең белән булалар, авыр чакта - беркем дә юк. Үзен озак тиргәде Дилә. Көненә өч-дүрт мәртәбә зиратка барып, Ләйләдән гафу сорады. Җидесен уздырырга килгәч тә, беркем белән дә аралашмады. Сәрияне күреп тә сәлам бирмәде. Тегесе аның янына килеп утырды да, бераз тын алып, күптәнге серне ачарга булды.


- Дилә, сиңа әйтәсе мөһим сүзем бар. Мине аңларга тырыш. Теге көнне синең беләзегеңне Ләйлә урламады. Аның кулында ялтыраган беләзеккә мин кызыктым. Иртәләрен әнисенең сарайга кереп киткәнен күреп, өйләренә кереп, беләзекне алдым. Әйе, аны мин урладым. Мин бик хурланам. Бу уенның ахыры үлем белән бетәр дип башыма да китермәдем. Өстәвенә, ике үлем белән! Миңа бик кызганыч. Ләйлә бик яхшы кыз иде. Кичер мине, Дилә.


Сәрия аңа беләзекне сузды да, торып китмәкче булды. Дилә аның кулын тотып алып, тешләрен кысып «Сине шушы гөнаһың өчен Аллаһ җәзалар!» – диде. Ә Сәрия биргән беләзекне ул башка кимәде.


Дусты җан биргән алмагачның бер кыска гына ботагына элеп куйды. Үкенеч җанын телгәләде. Зиратка барган саен, кара җирне тырный-тырный өзгәләнеп гафу сорады.


Бу дөньяда беребез дә мәңгегә килмәгән. Яхшыдан начарны аера белсәк иде, дуслар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев