Логотип Идель
Ялкын

ЮГАЛГАН БЕЛӘЗЕК

Бик яратты Дилә әбисе бүләк иткән беләзеген. Кулыннан бер генә минутка да салмады. Бәйрәм-мазарга да киеп барды. Әбисенең ихлас күңелдән биргән беләзеге кызыгырлык матур шул: күк төсендәге сәйләннәр арасына алсу чәчәкләр дә үрелгән. Ни дисәң дә, яңа бүләк үзенчә матур инде ул. Дилә беләзеген дус кызларына күрсәтергә баргач, кызлар таң калдылар. Араларында берсе әллә көнләшеп шунда, төрттереп кенә әйтеп тә куйды: «Әбиең сандыкта саклаган беләзек, мөгаен». Дилә Сәрияне әллә ишетте, әллә юк. Артык игътибар биреп тормады.


Ул кызны теләсә нәрсә сөйләгәне өчен бик яратып та бетермиләр.  Диләнең иң якын дусты Ләйлә дә шүрли үзеннән. Кечкенәдән, яслегә йөри башлаганнан бирле Дилә белән Ләйлә һәрчак бергә булдылар. Беркайчан да каршы сүз әйтеп, үпкәләшеп йөргәннәре булмады. Авылда үрнәк дуслар дип аларны атадылар. Ләйлә Диләнең бәхетенә гел сөенеп карады. Беләзеген күргәч тә, «Миңа да биреп торырсың әле», - диеп шаяртты. Дилә, гадәттәгечә, аннан берни җәлләмәде. Шул көнне үк чәчәкле беләзеген дустына сузды. Тик ахырдан өстәп тә куйды: "Югалта күрмә бер үк! Ул миңа бик кадерле». Ләйлә ризалыгын биреп, беләзеккә карый-карый өенә кайтып китте.


Иртә җитеп, инде бар табигать йокысыннан торган мәлдә, Ләйлә хыялланып күзен ачса, кулында беләзек юк! «Кичә генә киеп йоклап киткән идем ич, бу ни булыр бу!» - дип ул тәмам куркуга калды. Диләгә ни дип җавап бирер соң хәзер…


Баскыч төбендә елап утырган Ләйләне күреп Дилә аптырап калды:


- Нишләп утырасың, Ләйлә? Берәр ни булмагандыр ич?


- Булды. - Ләйлә шундук көчлерәк еларга кереште.


- Сөйлә, нигә елыйсың, дустым?


- Синең беләзегең…


- Ни булды аңа?


- Ул югалды, Дилә.


Дилә үз колагына үзе ышанмыйча, Ләйләгә һаман сораулы караш белән карап торды. Аннан барысына төшенеп, аның да күзләренә яшь тулды. Ачулы йөзе белән дустына карады да, «Чыгып кит!» диде.


- Дилә, кичә ул минем кулда иде. Мин аны салмадым.


- Миңа синең аклануың, гомумән, ялганың кирәкми.


- Кичер мине, дустым.


- Син минем дустым түгел инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев