Логотип Идель
Ялкын

ҖИР БЕЛӘН ТИГЕЗЛӘНГӘН ТОРМЫШ

Моннан нәкъ 71 ел элек, 1945 нче елның 9 нчы августында американнар Япониянең Нагасаки шәһәренә атом бомбасы ташлый. Моңа кадәр атом бомбасы 3 көн алдан, ягъни 6 нчы августта Япониянең Хиросима шәһәренә ташланган була. Атом бомбасы нәтиҗәсендә Нагасакидa 80 мең, ә Хиросимада 140 меңнән артык кеше һәлак ителә. Бу коточкыч саннар артында күпме гомер... Җир белән тигезләнгән тормыш. Моны күз алдына китерү дә куркыныч.



“Бомба атып ияләшкән без...”


Хиросимадагы фаҗиганы оештыруда катнашкан  11 очучының берсе – Теодор Ван Киркның бу дөньядан киткәненә әле 2 генә ел. Вафатына берничә ел кала ул Британиядә нәшер ителүче “Гардиан” газетасына интервью биргән була. Әлеге интервьюда ул үзенең бу эше өчен бер тамчы да үкенмәве хакында әйтә. Горурлануын да яшерми хәтта! “Сугыш 15 нче августта бетте. Ә без булмасак, белмим, кайчан бетәр иде икән... Дөньяда ул вакыттагы хәлләр кабатланса, бомбаны мин хәзер дә бик теләп ташлар идем...”, - ди ул.


Дөрес, бу операция хакында алдан берни белми очучылар. Аларны физик һәм рухи яктан ныклап әзерләсәләр дә, сүз ни хакта барганын бик соң гына сиздерәләр. Япония җиңелгәннән соң, алар Хиросимада булалар. Ул вакытта да күңеле тыныч булуын яшерми Теодор. “Бомба атып ияләшкән ич мин”, - ди ул бу турыда.


Хиросима



Туктап калган вакыт


6 нчы август иртәсендә 11 кешедән торган команда Тиниан утравыннан очып китә. Бомбаны япон вакыты белән 8 сәгать 15 минутта ташлыйлар. 43 секундтан соң ул Хиросимадан 580 метр ераклыкта шартлый.


9 нчы август көнендә исә Нагасакида шартлау япон вакыты белән 11 сәгать  2 минутта якынча 500 метр  биеклектә була. Шартлауның көче 21 килотонна булган дип исәпләнә.


Бүгенге көндә Атом бомбасы музеенда торучы телләре 11 тулып 2 минутны күрсәткән сәгать Нагасакиның эмблемасына әверелгән.


Хиросима


Нагасакида булган шартлаудан исән калган Сумитэру Танигути сөйләгәннәрдән:


“Шартлаудан соң мин велосипедтан егылып, җиргә капландым. Күпмедер вакыт җир тетрәп торды. Мин шартлау дулкыны белән очып китмәс өчен җиргә нык итеп ябыштым. Өскә күтәрелеп караганда мин яныннан яңа гына узып киткән йорт инде җимерелгән иде. Мин шулай ук шартлау дулкыны белән очып киткән баланы да күрдем... һавада зур – зур ташлар очып йөри иде. Шул ташларның берсе миңа килеп бәрелде һәм кабат һавага очып китте...


Инде барысы да тынган кебек булгач, мин торырга булдым. Ләкин  сул кулымның җилкәдән бармакларга кадәр тиресе ертылып беткән сәләмә кием сыман асылынып тора иде...”


Хиросима



Нагасаки - соңгысы


Япония премьер министры Синдзе Або “Япония, Нагасаки, атом бомбасы шартлаган соңгы урын булып калырга тиеш дигән хәрәкәт ягында. Андый фаҗига беркайчан да кабатланмаска тиеш”, - дигән иде ул. Аның бу теләге һәркемнең күңелендә яшәсен иде. Кабатланмасын мондый фаҗига. Кабатланмасын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев