Логотип Идель
Ялкын

КӨЙ ЯҢГЫРЫЙ ТЫНЛЫКТА - ЯШЬТӘШЛӘРЕҢНЕҢ БЕРЕНЧЕ КИТАБЫ

Бүген Казандагы "Туган Авылым" комплексы җыр һәм шигърияттән яңгырап торды. Исегездәдерме, Яңа ел алдыннан "Кулга-кул тотынышыйк, дуслар" фестивалендә катнашкан яшь шагыйрьләрнең китабы  чыгачак дип сөендергәннәр иде. Менә бүген шул китапны каршылады Казан.

Президент ярдәмчесе Ләйлә Ринат кызы әйтүенчә, балаларның бу китабын чыгару өлкәннәр өчен зур шатлык булган. Чөнки балалар йөзендәге сөенечне күрү - үзе бер бәхет бит, аларның теләкләрен тормышка ашыра алу үзеңне тылсымчы итеп хис итәргә мөмкинлек бирә.

"КӨЙ ЯҢГЫРЫЙ ТЫНЛЫКТА" китабы ничек языла?


Ерак 2008нче елда Казан шәһәренең Совет районы администрациясе мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен зур бәйрәм -"Кулга-кул тотынышыйк, дуслар" фестивален оештырырга була. Аларга район депутатлары, шушы районда яшәүче кешеләр һәм ПРезидент администрациясе кушыла. Яңа ел алды була бу. Шуңа өлкәннәрнең балалар өчен бер могҗизаи көн оештырасылары килә. Бу көнне һәр бала үзенең сәләтен күрсәтә ала, яшьтәшләре белән таныша, дуслаша. Әнә шулай бер районда башланып киткән бәйрәм ел саен уздырыла башлый һәм Казанның башка районнары, Татарстан районнарындагы үзенчәлекле балаларны да үзенә җыя.

китабы1

Бүген беренче китабы чыккан Ислам Рамазанов та бу фестивальне яратып искә ала. Безгә сау-сәламәт яшьтәшләребез дә кушылды, аларга да бу фестиваль кадерле булып китте, ди. Китап әзерләнү турында да фестивальнең яшь шагыйрьләренә гала-концертта әйткәннәр икән. Дөрес, бу әлегә күмәк җыентык, ләкин киләчәккә юл салынган инде дияргә була.

Исламның чыгышын сез видеодан карый аласыз:


https://youtu.be/QzI83Gld2Cw

Җыентыкка 4 яшь шагыйрьнең әсәрләре тупланган. Данил Шәйхуллин - 4нче Казан мәктәп-интернаты укучысы, аңа 13 яшь, Андрей Горшунов - Саба районы Югары Утар балалар йортында тәрбияләнә, аңа да 13 яшь, Ислам Рамазанов - 172нче Казан махсус мәктәбе укучысы, 18 яшь һәм иң өлкәннәре - 24 яшьлек Андрей Малов, Данил укыган мәктәпне тәмамлаган, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр һәм көнчыгышны өйрәнү институтында 3 курста укый, "Белая ворона" әдәби берләшмәсенә йөри.

китабы 2

"Ак карга" дигәннән, бу берләшмәнең җитәкчеләре дә өлеш керткән бу китапка. Балалар язучысы, безнең дә дустыбыз Борис абый Вайнер егетләргә шигырьләрен тупларга һәм тәртипкә салырга булышкан, ә шагыйрә Наилә апа Ахунова (сез барыгыз да белгән язучы Гариф абый Ахуновның кызы да әле ул!) үз рәсемнәре белән бизәгән аны.

Китап бәйрәме күңелле зур концерт белән тәмамланды, аны Планетабыз гүзәле алып барды, ә Татарстан гүзәле, һәм Татарстанның нәни гүзәле үз чыгышларын бүләк иттеләр.

Концертның бер өлешен без сезнең өчен дә язып алдык:


https://youtu.be/VrS3SHpa2Xk

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев