«ЯШЬЛӘРГӘ НӘРСӘ ҖИТМИ?»
Киләчәкне син ничек күрәсең? Синең өең, яшәгән җирең, туган илең нинди булырга тиеш? Ул ИҢ-ИҢЕ булсын өчен, әле тагын нәрсәләр эшлисе бар? Татарстанда яшәүче яшьләр шул сорауларга җавап эзләү өчен берләшергә чакыра.
Яшьләрнең җәмәгать оешмалары Татарстанның киләчәген инде бүгеннән тагын да матуррак итә башлау өчен, берләшергә булганнар. Аларны хәзер Яшьләрнең сайлау штабы берләштерәчәк. Бу штабка син дә кушыла аласың! Боекма, әле 18 яшең тулмаса да, сайлауларга әле бер генә тапкыр да барганың булмаса да, үз илең, районың, авылың өчен җан атасың икән, штабта сиңа урын инде әзер. Моның өчен синнән Россия яшьләре союзы, ТРның Иҗади яшьләр академиясе, Татарстан Республикасының Яшь Гвардия бүлеге яисә «Политзавод» проектының Интернеттагы сайтларын, челтәрләрдәге төркемнәрен күзәтеп торарга, һәм шушы көннәрдә эленәчәк анкетаны гына тутырырга кирәк. Яшьләр проектларында катнаш, киләчәкне үзгәрт, актив бул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 10:52
ТӘРТИП ӨЧЕН «ИКЕЛЕ» КУЙСАЛАР, МӘКТӘП ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕ ЧАКЫРАЧАК
-
22 октября 2026 - 08:01
ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ
-
21 октября 2026 - 11:13
КОФЕИНЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР БАЛАЛАРНЫҢ ЙОКЫСЫНА ҺӘМ КӘЕФЕНӘ ЙОГЫНТЫ ЯСАРГА МӨМКИН
Нет комментариев