«ЯШӘҮ БЕЛӘН ҮЛЕМ АРАСЫНДА 14 КӨН»
Сабыйларның авыруын күрү бик кыен. Авыру балага ярдәм итә алмауны белү тагын да читенрәк. Ләкин бик еш кына балаларны терелтүгә өлеш кертү һәрберебезнең хәленнән килә.
Бүген без кечкенә Даниил Потаповка ярдәм итә алабыз. Март аенда аңа остеопетроз – сөяк авыруы куйганнар. Дәваланмаса, мондый авыру белән бала 3 яшькә кадәр генә яши ала. Ә Даниилга инде 2 яшьтә 5 ай. Балага ярдәм итүнең бердәнбер ысулы – чит ил хастаханәсендә операция ясату. Дәвалану курсы 20 миллион сум тора. Әти-әниләре үзләре генә бу кадәр акча җыеп өлгерә алмаячаклар. Шуңа күрә, дуслар, әйдәгез, ярдәм итик.
Даниил әле бик кечкенә. Ул бик әйбәт, акыллы һәм шат күңелле.
Даниил, һичшиксез, үсәргә һәм чын ир егет булып җитлегергә тиеш. Әйдәгез, Даниилга киләчәккә юл салыйк. Һәркемннән кечкенә генә ярдәм булса да, сабыйның киләчәге якты булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев