Логотип Идель
Ялкын

«ЯРДӘМ КУЛЫ»

"Социаль ятимлек" дигән термин белән очрашканыгыз бармы? Юк?! Димәк сез - бик бәхетле кеше. Социаль ятимлек - бүгенге көн җәмгыятенең из зур проблемаларының берсе.

Күзәтүләрдән күренгәнчә, балалар йортында яшәүче сабыйларның нибары 23-25% ы гына тулысынча ятим. Калган 75-77% балаларның бер яки ике әти-әнисе дә исән-сау, ләкин ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгәннәр. Нәкъ менә шундый балаларны "социаль ятимнәр" дип атыйлар. Ә ата-ана хокукларыннан мәхрүм итүнең төп сәбәбе - эчкечелек. Кызганыч ки, гаиләдә әти кеше эчкечелеккә бирелгән очраклар еш очрый. Андый чакта балага әни терәк була. Ә әнисе дә эчкечелеккә бирелгән балага нишләргә?

Тормыш авырлыкларына бирелгән әниләрне һәм, әлбәттә инде, балаларны коткару эшенә дәүләт алына. 2015 нче елның 1нче сентябреннән Татарстанда "Точка трезвости" дип исемләнгән проект үз эшен башлап җибәрде. Әлеге проект Татарстан Республикасының Азнакай, Бөгелмә, Яшел Үзән районнарында, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә яшәүче 45 хатын-кызга ярдәм күрсәтәчәк. Проект җитәкчеләре белдерүенчә, проектта катнашырга ризалык белдергән хатын-кызлар алты ай дәвамында психолог-наркологка күренеп торачаклар. Моннан тыш аларга айга бер тапкыр "Налтрексон пролонг" дигән махсус инъекция салыначак. Әлеге дару ярдәмендә спиртлы эчемлек куллану теләген киметеп, ә бераздан бөтенләй юкка чыгарып булачак икән.

Хәзерге вакытта "Точка трезвости" проектына әзерлек эшләре алып барыла. Белгечләр авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызлар белән аралашалар, ярдәмгә мохтаҗ булган 45 кешене сайлау белән шөгыльләнәләр. Дәвалау курсы 1нче октябрьдә башланыр дип көтелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев