Логотип Идель
Ялкын

ЯҢА УЕН УЙЛАП ТАПКАН КАЗАН ЕГЕТЕ - ВАДИМ МОКЕЕВ

ДАНЛЫКЛЫ КОМПОЗИТОРЛАР НИКОЛАЙ РИМСКИЙ-КОРСАКОВ, АЛЕКСАНДР СКРЯБИН, СЕРГЕЙ РАХМАНИНОВ, СӘЯХӘТЧЕ НИКОЛАЙ ПРЖЕВАЛЬСКИЙ, ФЕЛЬДМАРШАЛ МИХАИЛ КУТУЗОВ ҺӘМ ЯҢА ТӨР СТРАТЕГИК УЕННАР АВТОРЫ ВАДИМ МОКЕЕВНЫ НӘРСӘ БЕРЛӘШТЕРӘ? ТАЛАНТЛАРЫ ДИЮЧЕЛӘРГӘ ӘФӘРИН, ЛӘКИН ТАГЫ БЕР УТРАК ЯКЛАРЫ БАР АЛАРНЫҢ...

Алар барысы да... кадет мәктәбе белән бәйле. Михаил абый Кутузов, Николай әфәнде Пржевальский, Александр бәй Скрябин, Николай ага Римский-Корсаков инде тәмамлаган булсалар, дустыбыз Вадим Мокеев әле беренче адымнарын гына ясый: быел ул беренче курска кабул ителгән! Җитди тормышның беренче адымнары, яңа башлангычлар һәм иҗади ачышлар турында сораштырыр өчен Вадимның үзен һәм тәрбиячесе лейтенант Илшат абый Кәбировны кунакка чакырдык бервакыт.

ИГРА 2

НӘНИ СТРАТЕГ


Бу ике стратегик уенны Вадим үзе уйлап тапкан. Кече яшьтән шашка, шахмат яратып үскән егетебезнең башына бер вакыт яңа төрле уенның кануннары «кереп урнаша». Аннары уйлап йөри-йөри, кайбер әйберләрне үзгәртергә карар кыла. Тора-бара ике мөстәкыйль стратегия барлыкка килә, Вадим да аларның берсен – Танклар, икенчесен исә – Очкычлар дип атый. Икесендә дә иң мөһиме – игътибарлылык икән. Уйнап карадык: бераз гына башка әйбер турында уйлый башласаң, һоп, башта «фук»лар китә башлый, аннары барлык «артиллерия» ашалып бетә.

Яңа уеннар белән сез "Ялкын"ның НОЯБРЬ санында таныша алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев