«ЯЛКЫН» – ХЫЯЛЛАРНЫ ЧЫНГА АШЫРУЧЫ!"
Беренче тапкыр «Ялкын» журналын мин укытучым кулында күрдем. Ул безгә аның турында күп сөйләде, һәм мин бик кызыксынып киттем! Укытучым бездән язылырга телисезме, дип сорагач, мин һәм барлык сыйныфташларым риза булдык. Истәлекле дә булсын, әти-әнидән генә сорап булмасын, үз өлешебез дә керсен дип, язылу өчен акчаны үзебез эшләдек – мәктәптә ярминкә үткәрдек. Ә инде журналның беренче санын кулга алгач, мин бик тә шатландым, күңелемдә әллә ниләр булды! Шулай итеп, мин «Ялкын»ны кызыксынып укырга тотындым. Һәр санын түземсезлек белән көтеп алдым! Мавыктыргыч язмаларны, шигырьләрне исем китеп укып утырдым.
Бер көнне сыйныф җитәкчем Сәвия Маликовна миңа «Ялкын»га язып карыйсың киләме диюгә, «Әйе!» дип җавап кайтардым. Миңа шундый матур идея биргәне өчен (аның өчен генә дә түгел) беренче язмамны яраткан укытучым турында юлладым. Тиздән сыйныфташларым язмаң «Ялкын»да чыккан бит, дип шатландырдылар! Шул вакытта нинди хисләр кичергәнемне белсәгез!
Киләсе саннарның берсендә шигырьләремне күрү хыялы да туды. Ышанасызмы, хыялым чынга ашты! «Ялкын» ул – хыялларны тормышка ашыручы, яхшы кәеф бирүче чын дус.
Рәхмәт сиңа, «Ялкын»ым!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 апреля 2026 - 11:03
ТАТАРСТАН – ПУШКИН КАРТАСЫ БУЕНЧА ИҢ АКТИВ ТӨБӘКЛӘРНЕҢ БЕРСЕ
-
16 апреля 2026 - 12:24
ТАТАР ТЕЛЕ ИМТИХАНЫН САЙЛАУЧЫ 11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ САНЫ ИКЕ ТАПКЫРГА АРТКАН
-
15 апреля 2026 - 14:32
ТАТАРСТАНДА ИМТИХАН ҮТКӘРҮ ПУНКТЛАРЫН ҖИҺАЗЛАУГА 300 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА БҮЛЕП БИРЕЛГӘН
-
15 апреля 2026 - 12:20
«ГОСУСЛУГИ» ПОРТАЛЫНДА БДИГА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН ТРЕНАЖЁР БАРЛЫККА КИЛДЕ
Нет комментариев