"ЯЛКАУЛЫКНЫ НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ?"
Эльмира, 16 яшь
Айдар, 17 яшь:
Бу ялкаулык дип атала. Беренче чиратта, компьютерыңны һәм телевизорны чыгарып ташла.
Наил, 16 яшь:
Сиңа спорт белән шөгыльләнү комачау итмәс иде. Классик төрләрне әйтүем түгел, менә хәзер кыш җитә, сноуборд сезоны башлана. Теләсәң, бергә шөгыльләнә алабыз.
Психолог киңәше:
Синең эш-гамәлләрең һәм уй-хыялларың үзара тыгыз бәйле булып, ихтыяр көченә барып тоташа. Балалардан аермалы буларак, яшүсмерләргә билгеле бер социаль таләпләр куела. Шуңа да максатчан ихтыяр көче тәрбияләү кирәклеге алга чыга. Теләкләргә ирешү өчен һәрвакыт көч куярга, тырышырга, сабырлык күрсәтергә кирәк. Син үзеңнең планнарыңны, хыялларыңны төгәл ачыклап бетер һәм аларга ирешүнең этапларын билгелә. Теге яки бу максат өчен кирәкле сыйфатларны, шартларны, мөмкинлекләрне аерып чыгар. Шуларга бәйле көндәлек план төзеп, аның үтәлүенә иреш. Билгеле инде, әлеге план үз эченә укуны, ялны, өй эшләрендә булышуны, саф һавада йөрүне, шулай ук телевизор карауны, компьютер артында утыруны һ.б. ала. Ризык кабул итүнең дә вакытын билгеләү авыр түгел. Планнаштырылган эш-гамәлләреңә ирешүне максат итеп куясың икән, телевизор карау, гел ашыйсы килү һ.б. онытылып торачак. Болар барысы да үзеңдә ихтыяр көче тәрбияләүдән тора
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 октября 2025 - 15:54
БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА РЕГИОНАЛЬ ЧЕМПИОНАТ
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
Нет комментариев